Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Икесе дә бик кирәк
2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Икесе дә бик кирәк
3 июльдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов матбугат конференциясе үткәрделәр. Алар быел ТР Икътисад министрлыгы уздыра торган муниципаль районнарның (шәһәр округларының) халык социаль проектлары конкурсы турында сөйләделәр.
Май ахырында “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ оешмасы политсоветы социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча урыннардан килә торган халык проектларына булышу һәм аларны гражданнарның актив катнашында тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында инициатива белән чыккан иде.
— Марттан башлап май ае буенча Татарстанда күпләргә билгеле партия проекты “Бердәм Россия көннәре” үтте. Акция барышында шәһәрләрдә һәм районнарда кешеләр безнең республикада тормышны ничек яхшыртып булуы турындагы тәкъдимнәр белән килделәр, алар арасында шактый финанс кертемнәре таләп итә торганнары да бар иде. Без әлеге теләкләрне, мөмкинлеккә карап нинди дә булса социаль программага кертергә дип, үзебезнең Хөкүмәткә тапшырдык, — диде Римма Ратникова.
Әлеге башлангыч яклау тапты. ТР Министрлар Кабинеты 16 июньдә тиешле карар кабул итте. Муниципалитетларның иң яхшы социаль проектлары республика бюджетыннан финанс ярдәме алачак. Һәр район икешәр иң мөһим социаль проект сайлап алып, конкурс комиссиясенә тәкъдим итәргә тиеш.
— Безнең районнан “Казансу” халык пляжы һәм “Арча үзәк район хастаханәсенең беренчел муниципальара кан тамырлары үзәге базасында психолог–логопед кабинетын төзү” проектлары тәкъдим ителде, — ди район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева. Икесе дә халык өчен бик кирәкле, мөһим проектлар.
Районда җәйге айларда рәхәтләнеп ял итү, су коену урыны кирәк. Бу турыда сөйләшүләр күп булды, әмма проблема һаман да хәл ителмәгән килеш. Теләсә кайда су коену хәтәр. Узган ел республикада 136 кеше батып үлгән, шуларның 9ы –– балалар. Быел да күңелсез хәбәрләр килгәләп тора. Болар бар да җиһазландырылмаган урыннарда килеп чыккан.
Көтек авылы янындагы буа — күпләрнең яраткан урыны. Урманнан агып чыккан чиста су, искиткеч матур табигать. Проект менә шунда пляж зонасы булдыруны күздә тота. Әлеге зона территориясе, буа төбе чистартылачак, яр буена, сулык төбенә ком җәеләчәк, коену урыннары калкавычлар белән әйләндереп алыначак. Пляж кече архитектура формалары һәм санитария–гигиена әһәмиятендәге биналар белән җиһазландырылачак.
Проектның икенчесенең мөһимлеген озаклап аңлатып торасы да юк. Арча үзәк хастаханәсендә 2009 елда ачылган үзәк 6 районга хезмәт күрсәтә. Өч елда 1610 кеше сәламәтләндерелгән. Инсульт кичергән кешеләрнең тормышын саклап калу буенча алга китеш зур, әмма аларны тулы канлы тормышка кайтару өчен сөйләмне торгызу мөһим. Бу юнәлештә яңа технологияләр киң кулланыла. Психолог–логопед кабинеты булдыру аларны тагын да нәтиҗәлерәк итәчәк.
Газетабыз басмага әзерләнгән вакытта (8 июльдә) Казанда әлеге проектларны яклау узды. Конкурсның финалы —15 июльдә.
Ильяс
СӘХӘПОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз