Нәтиҗә ясалды

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Нәтиҗә ясалды
Арча муниципаль район башлыгы карары нигезендә, 16 авыл җирлегенең 2014 елның икенче кварталындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр рәтенә Урта Курса (башлыгы — Рәмзия Вафина), Иске Чүриле (Гөлнара Заһидуллина) һәм Яңа Кишет (Тәбрис Арсланов) авыл җирлекләре керде. Урта Курса авыл җирлеге мөгезле эре терлек саны буенча һәм бер сыерга көнгә 16,2 килограмм сөт сатып, яхшы нәтиҗәләргә иреште. Яңа Кишет һәм Иске Чүриле авыл җирлекләре шәхси хуҗалыкларның үсеше өчен кредит бирүдә ярдәм итү буенча уңай нәтиҗәләре белән аерылып тора. Мониторинг нәтиҗәләре белән тулырак Арча муниципаль районы сайтында танышырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International