Тәмәке тартсаң –– 500 сум штраф

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Тәмәке тартсаң –– 500 сум штраф
Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турындагы законга өстәмәләр 1 июньнән үз көченә керде. Шул көннән башлап Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең участок һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары даими рәвештә рейдлар үткәргәннәр. Бер ай эчендә генә дә 35 беркетмә төзелгән инде. 5се башка район кешеләре булса, 30ы үзебезнекеләр. Барысына да 500әр сум штраф салынган. Шуларның 3се балигъ булмаган яшьтәгеләр, студентлар. Аларның эше әти–әниләре катнашында район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә каралган. 16 яшь тулган булу сәбәпле, өчесенең дә үзләренә беркетмә төзелгән. Хәзер аларга 500әр сум штраф түләргә туры киләчәк. 16 яше тулмаганнар да тынычланмасын. Бу очракта Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы буенча (5.35. ч.1 бүлек) үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен әти–әниләре җаваплылыкка тартыла. Әлеге хәбәрне безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы Алсу Һидиятуллина җиткерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International