Кичләрен урамга чыкма

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Кичләрен урамга чыкма
Закон нигезендә балигъ булмаган яшьтәгеләргә кичке 10 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә (җәен кичке 11дән иртәнге 6 сәгатькә) кадәр әти–әниләрсез яки аларны алыштыру-чыларсыз урамда йөрергә рөхсәт ителми.
Ел башыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең участок һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторлары тарафыннан 45 рейд үткәрелгән. Алты ай эчендә әлеге законны үтәмәгән 34 бала тотылган. Аларның эше район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия аша үткән. 16сының әти-әнисенә 500әр сум штраф салынган, 14е кисәтү белән чикләнгән, 2 эш әле каралмаган. Ә менә икенче тапкыр эләккән 2 бала өчен хәзер 2000әр сум штраф түләргә туры киләчәк. Балаларның үзләренә генә түгел, әти–әниләренә дә комиссия утырышында катнашу күңелле хәл түгел. Шуңа закон шундый чикләү кабул иткән икән, аны үтәргә кирәк. “Аеруча Кәчедә, Арчада, Арча станциясендә, Урта Курсада кичләрен балалар күп чыга. Клубларда законга сылтама белән белдерүләрне кеше күрә торган урынга куярга кирәк”,—ди Россия эчке Эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе өлкән инспекторы ¬Алсу Һидиятуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International