Пенсия взносларын түләргә

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Пенсия взносларын түләргә
Әңгәмәдәшебез — Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.
— Рузия Илсуровна, шәхси эшмәкәрләрдән Пенсия фондына түлә-мәгән взносларны эзләп алу айлыгы нәтиҗәләре нинди?
— Искә төшерик: акция 12 майдан 11 июньгә кадәр барды. Ул Пенсия фонды хезмәткәрләре һәм суд прис-тавлары белән берлектә үткәрелде. Айлык башында шәхси эшмәкәрләрнең Пенсия фондына бурычы 8 млн. сум иде. Бу барлык бурычның — 9,99 проценты. Районда эшмәкәрләр тарафыннан 512 мең сум бурыч түләнде. Ә республика буенча –– 84 млн. сум.
— Бурычны эзләп алу буенча нинди чаралар үткәрелде?
— Бурычлы эшмәкәрләргә хатлар җибәрелде, рейдлар үткәрелде, сөйләшүләр алып барылды. 6 бурычлы эшмәкәр Россия чигеннән чыгудан мәхрүм ителде. 20 эшмәкәрнең бурычы пенсиясеннән, 44 эшмәкәрнеке хезмәт хакыннан тотып калыначак.
— Бурычлы эшмәкәр-ләргә теләкләрегез.
— Салым инспекциясендә исәптә торган һәр эшмәкәр Пенсия фондына иминиятләү взнослары түләргә тиеш. Бу эшмәкәрлек эшен алып бару - бармауга бәйле түгел. Әгәр дә эшмәкәрлек эшен туктаткансың икән, кичекмәстән салым инспекциясендә исәптән төшү сорала. Исәптән төшкән очракта да бурычны түләргә кирәк. Хезмәт стажы бары тик иминиятләү взнослары түләп барган чор өчен генә исәпләнә.
— Бурычларны эзләү кампаниясе дәвам итәме?
— Суд приставлары белән берлектә бурычларны эзләү кампаниясе дәвам итә.
Румия
НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International