Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Детектив фильмнардагыча
2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Детектив фильмнардагыча
1 июльдә булды бу хәл. ЮХИДИ идарәсе Арча бүлекчәсенең 3 экипажына ике сәгать буе (кичке 6дан 8гә кадәр) “ВАЗ–2114” машинасы артыннан куып йөрергә туры килде.
Олы Әтнәдән Арча ягына таба кызу тизлек белән барган машинаны туктата алмагач, күрше районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. Арчалылар шунда ук юлга чыгып, әлеге машинаны каршы ала, тик тегесе аларны да санларга теләми, хәтта бәрдереп китә яза. Аннан Арча шәһәре эченә кереп ярты сәгатькә юкка чыга. Юл иминлеге сакчылары үзен сагалап торалардыр дип башына да китерми. Аңышкач, сәгатенә 180 километр тизлек белән Казан ягына элдертә. Берничә тапкыр тиешсез урында каршы як полосага чыгып, авария хәле тудыра. Монда да ЮХИДИ хезмәткәрләренең үзеннән калышмавын күреп, Чулпан авылыннан кире Арчага борыла, шәһәр урамнарын кызу тизлек белән үтеп, Үрнәккә юнәлә, өч Пошалымны әйләнеп чыга. Аннан басу, полосалар аша Балтач ягына китә, туктарга кушкан күрше район полиция хезмәткәрләрен дә санларга теләми. Тик барыбер качып котыла алмый, басуда үзен кысрыклап алган ЮХИДИ хезмәткәрләре машинасын бәрдереп туктый. Шунда транспорт белән идарә итүче 1991 елгы Үрнәк бистәсе егетенең исерек булуы ачыклана.
Тиз йөрергә, куыш–куыш уйнарга яратуы аңа хәзер бик кыйммәткә төшәчәк. Исерек килеш руль артына утырган өчен ел ярым–ике елга кадәр машина йөртү хокукы биргән таныклыгыннан колак кага, шуңа өстәп 30 мең сум штраф түли. Тиешсез урында узарга чыккан өчен (быел бер тоткарланган булган инде) тагын бер ел таныклыксыз калып, руль артына утыра алмый, юл иминлеге сакчыларына буйсынмаган өчен мировой суд тарафыннан 2 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителә. Шул ук вакытта автостоянкадагы машинасы да аның “файдасына” акча чутлый.
2 июль көнне Арчада тагын исерек килеш руль артына утырып юлга чыккан ике очрак теркәлде. Шуларның берсе юл һәлакәте белән тәмамланды. Исерек хәлдә “Фиат” машинасы белән идарә итүче ТАССРның 90 еллыгы урамыннан төп юлга чыга һәм Балтач юлыннан килүче машинага бәрелә. Бәхеткә, кешеләргә зыян килми.
3 июльдә Яңа Кенәр юлында (Бирәзәбаш авылына борыла торган юл тирәсендә) ЮХИДИ хезмәткәр-ләре кармагына тагын бер спиртлы эчемлек кулланган килеш юлга чыгарга батырчылык иткән кеше эләгә. Аңа да хәзер ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыксыз калырга һәм 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Моннан бер атна элек исерек килеш руль артына утырып юлга чыгучылар турында мәгълүмат сорагач, ЮХИДИ хезмәткәре: “Үзебезгә дә юк әле алар”,––дип сөендергән иде. Ә монда өч көнгә дүрт исерек хәлдә транспорт белән идарә итүче! Күп түгелме? Исерек икәнсең, юлга чыкма. Үзең турында уйламасаң, тормышыңны бер тиенгә дә санамасаң, сәламәтлегеңнең кадерен белергә теләмәсәң, синең белән бергә юлда хәрәкәт итүчеләр куркынычсызлыгы турында исеңә төшер. Нигә синең аркада гаепсезләр зыян күрергә тиеш? Басу–кырлар аша полиция хезмәткәрләреннән качып йөргән 23 яшьлек ир–атның, мәсәлән, яшь баласы бар. Әти кеше буларак аңа, беренче чиратта, балалар, аларның куркынычсызлыгы турында уйларга кирәк иде. Юлга чыкканда сезнең өчен җан атып, түземсезлек белән исән–имин өйгә кайтуыгызны көтеп торган туганнарыгыз хакында да онытмагыз. Зинһар, юлда сак, игьтибарлы булыгыз, исән–имин йөрегез. Без бу хәлләр турында башкалар шул ялгышлыкны кабатламасын өчен язабыз.
Гөлсинә
ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз