Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яшьлегебез китмәс кебек иде...
2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Яшьлегебез китмәс кебек иде...
2008 елдан башлап озак еллар бер–беренә терәк, кирәк булып бәхетле гомер кичергән парларга “Ярату һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла башлады. Шул елдан башлап 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Һәр елдагыча, районыбызның бәхетле, үрнәк гаиләләре ЗАГС бүлегенең яшь парларны кавыштыру залына җыелды. Дүрт пар алар: Иске Кырлайдан Ханна һәм Минсабир Әкбәровлар, Арчадан Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар, Яңа Кенәрдән Фәния һәм Рәгыйб Халитовлар, Наласадан Флера һәм Илдар Төхвәтуллиннар.
Аларның шатлыклы мизгелләрен уртаклашырга район социаль яклау бүлеге идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев килгән иде. Ул котлау сүзләре белән бергә ихлас теләкләрен дә җиткерде, Расих Галимҗанов моңлы җырларын бүләк итте.
50, 60, 65 ел бергә яшәгән парлар Дан китабына кул куйганда үзләрен яшьлек-ләренә кайткандай хис итте. Шәриповлар өчен бу көн икеләтә дулкынландыргыч: алар “Ярату һәм тугрылык өчен” медаленә дә ия булды. Чөнки аларның гаиләсе нәкъ менә шушы айда туа.
50 ЕЛ БЕРГӘ ГОМЕР ИТТЕГЕЗ, АВЫР ЮЛЛАРНЫ БЕРГӘ ҮТТЕГЕЗ...
Алар гаилә корган еллар җиңел булмаган. Ул чорны узган һәркемнең гаилә кору тарихы бертөрле кебек: никах укытып яши башлыйлар да, соңрак язылышалар. Кая инде ул чакларда купшы туйлар?
Арча клубында Рәшит Ваһапов концертыннан соң кызны фатирына кадәр озатып куюдан башланган мәхәббәт тарихы Күкчә Бирәзә егете Әдһәм белән Субаш Аты кызы Фирданияне кавышу көненә китереп җиткерә һәм бүгенге көнгә — алтын туйга чаклы дәвам итә.
Алтын туй — ике кешенең мәхәббәте, хөрмәте генә түгел, тир түгеп тапкан хезмәт нәтиҗәсе дә. Аларның оныкларына да җиткерерлек матур гамәлләре бар: гомерләре хезмәттә узган. Әдһәм абый башта 40 ел “Сельхозтехника”, аннан “Сельхозхимия”дә эшләп лаеклы ялга чыккан. “Үзем шофер, үзем тәэминатчы булып “ГАЗ–53” машинасы белән бөтен Советлар Союзын диярлек әйләнеп чыктым”, — дип искә төшерә ул үткәннәрен. Ике исем йөртүче Әдһәм абыйны якыннары, дуслары Фәргать буларак белә. Әти–әнисе вербовкаланып Финляндиягә киткәч, шунда дөньяга килә ул. Фин сугышы башлангач, гаилә туган якларына кайтып төпләнә. Ләкин чит илдән чыкканда теплоход бомбага тотыла. Судан исән–сау чыксалар да, документлар су төбенә киткән була. Авылда читтән кайткан малайның исемен туу турындагы таныклыгына ялгышлык белән Әдһәм дип язалар.
Әтисе сугышка чыгып киткәндә 5 балалы гаиләнең 10 айлык нарасые Фирдания дә 7нче сыйныфны бетергәч, Иске Йорттагы тегү артелендә эшли башлый. Артель Арчага күчкәч, кыз да Арчага промкомбинатка килә һәм лаеклы ялга чыкканчы, 41 ел ярым стаж белән, шунда хезмәт куя. Иртүк китеп төн урталарында гына кайткан атаның гаиләне, балаларны карарга вакыты да калмый, шуңа Фирдания апага ике улына әти дә, әни дә булырга, эшкә өйрәтү белән беррәттән, кырыс таләпләрне дә эшкә җигәргә туры килә. И, язмыш... Юл һәлакәтендә вафат булган 7 яшьлек төпчек улын югалтканда ананың йөрәге ничек түзгәндер? Ул ачы хәсрәт кичәгедәй булган сыман. Шөкер, бүген алар оныкларының яраткан әби белән бабайсы. Төп нигездә уллары Фәрит гаиләсенә терәк, киңәшче булып тату гомер кичерәләр.
Гомер аккан су кебек, бер уңай белән юл алган тормыш елгасы салмак кына ага да ага. “Шулкадәр яшәгән кебек тә түгел, гомер сизелми узды да китте”, — ди ярты гасыр бергә яшәгән Шәриповлар. Фирдания апаның яшьләргә үз киңәше: “Бәхетле яшәүнең сере — сабырлыкта. Яшь чакта бер–береңне ихтирам итеп яшәсәң, өлкәнәйгәч бер–береңә кадерле буласың. Һәркем үз парын табып, безнең кебек тигезлектә озын гомер кичерсә иде”.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз