Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Булганын югалтмаска
2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Булганын югалтмаска
7 июльдә Зәй муниципаль районында үткән семинар–киңәшмә Татарстан агрокомплексының 2014 елның беренче ярты елы эш йомгакларына һәм уңышны җыйнап алу буенча бурычларга багышланды.
Семинар-киңәшмәнең пленар утырышында ясаган чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда быел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең бераз үсүен билгеләп үтте. Ул терлек азыгы әзерләү темпын тизләтү кирәклеген искәртте, әлегә эшләр узган елгыдан акрынрак бара. Шулай ук мелиорацияне үстерү, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бурычларын киметү, авыл хуҗалыгында эшмәкәрлекне тагын да җәелдерү мөһим булып тора. Быел беренче ярты елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә регион бюджетыннан өстәмә 800 млн. сум акча бирелгән.
Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, фермер хуҗалыкларын һәм шәхси хуҗалыкларын үстерү стратегик бурыч булып тора.
Президент әйтүенчә, һава шартларының торышы күпме уңыш алыначагын фаразларга мөмкинлек бирми. Республикада ашлыкның күчмә запасы күп түгел — 280 мең тонна чамасы.
— Уңышны саклау һәм эшкәртү, бөртекле ашлык җыйнау комбайннарын ремонтлау, транспортны мобилизацияләү һәм кышка әзерләнү көндәлек контрольдә булырга тиеш, — диде Президент.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында урып–җыюны августта төгәлләү бурычы куйды. Май аендагы һәм июньнең беренче яртысындагы коры һава чәчүлекләрнең үсешенә тискәре йогынты ясады. Ә менә технологияне саклаган хуҗалыкларда хәл күпкә уңай.
Президент Рөстәм Миңнеханов быел Татарстанның азык–төлек фондына кимендә 300 мең тонна азык–төлек ашлыгы салырга кирәклеген әйтеп үтте.
—Техниканың әзерлеге әлегә 84 процент һәм барысы да сездән — уңышны җыеп алачак һәм безнең республиканың азык–төлек фондын формалаштырачак кешеләрдән тора. Без техника җитештерүчән эшләсен, бер килограмм бөртек тә югалмасын өчен бөтен шартларны тудырырга тиешбез. Бу ел безнең өчен уңышлы булыр дип ышанам, — диде ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендәге мәгълүматларга караганда, 8 июльгә 16 мең тоннадан (ихтыяҗ — 24820 тонна) артык печән әзерләнде, 69612 тонна (127834 тонна кирәк) сенаж салынды.
“Игенче”, “Татарстан”, “Акчишмә” хуҗалыклары үзләренә кирәк кадәрле печән әзерләп куйды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә 17900 тонна сенаж салынды.
Район буенча бер шартлы терлеккә 10 центнерга якын азык берәмлеге әзерләнде. “Ак барс” агрокомплексы”нда — 18,4, “Курса МТСы”нда — 17,4, “Игенче”дә 17,4 центнер. “Сафиуллин” ширкәтендә — 1,6, “Арча” ширкәтендә 3,7 центнер гына.
Ильяс
ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз