Пенсия фондында шәхси кабинет

2014 елның 11 июле, җомга
Пенсия фондында шәхси кабинет
Әңгәмәдәшебез— Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова.
— Рузия Илсуровна, Пенсия фондының “Иминиятләнгән кешенең шәхси кабинеты” дигән яңа электрон сервисы барлыкка килде. Бу яңалык турында халыкка аңлатсагыз иде.
— Һәркем үзенең шәхси кабинетын ача ала. Моның өчен Пенсия фонды идарәсенә килергә, гариза язып, логин һәм пароль алырга кирәк.
— Шәхси кабинет аша нәрсәләр белеп була?
—Үзенең шәхси кабинетын булдыручылар хезмәт стажын карый ала, пенсия алучылар пенсияләренең күләмен һәм башка социаль түләүләрне белә ала — бу бигрәк тә пенсияләр арткан вакытта әһәмиятле. Ана сертификаты алучылар шулай ук ана капиталы күләмен карарга мөмкин. Пенсияне билгеләтеп, аны алу, китертү юлларын хәл итеп була.
— Моңарчы Интернет аша Пенсия фондына чиратка язылырга мөмкин иде.
— Әйе. Иминиятләнгән кешенең шәхси кабинетында моңарчы хезмәт иткән өстәмә сервислар да очратырга мөмкин. Мәсәлән, оn-line клиент хезмәтендә Интернет ярдәме белән Пенсия фондына уңайлы вакытта килү мөмкинлеген ачыкларга була, шулай ук өйдән чыкмыйча гына Интернет аша Пенсия фондына килү өчен алдан язылырга мөмкин.
— Сервис нинди сайтта урнашкан?
— Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе сайтында www.pfrrt.ru “ПФР хезмәтләре” бүлегендә.
— Шәхси кабинет хезмәтләре нинди портал аша башкарылганын да беләсе килә.
— Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре uslugi.tatar.ru порталы аша.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International