Орденлы Шәяхмәт абый

2014 елның 11 июле, җомга
Орденлы Шәяхмәт абый
1945 елда фидакарь хезмәтләре өчен орден белән бүләкләнүчеләр исемлеге газетабыз битләрендә басылып чыкканнан соң, редакциягә берничә шалтырату булды. Үзләре түгел, якыннары, танышлары хәбәр бирде. Шулардан берсе Якты Көн авылыннан клуб мөдире Лилия Мөхәммәтгалиева.
—Шәяхмәт Бикмөхәммәтовны минем кайнанам яхшы хәтерли. Кызыксынсагыз, килегез, Суфия Сабирҗанова белән без дә авылыбыз тарихы буенча мәгълүматлар туплый башладык. Анда орденлы тыл батыры турында да сүзләр бар,—диде.
Менә без Якты Көн авылында Роза Мөхәммәтгалиева янында.
—Минем әтием Габдрахман Әхмәдиев колхоз рәисе иде. Ул фронтка киткәч, аның урынына Шәяхмәт абыйны куйдылар. Кәчедә укыганда аның кызы Суфия белән бер фатирда тордык. Без ашарга бәрәңге күмәче, Суфия ипи алып килә һәм кызыгып, ипиен бәрәңге күмәченә алыштыра иде. Кызганыч, кыска гомерле булды, 14-15 яшьләр ти-рәсендә вафат булды. Шәяхмәт абый белән Сәгадәт апаның тагын бер кызлары булган. Анысын мин хәтерләмим дә. Ул да бик яшьли бакый дөньяга күчкән,—дип сөйләп китте ул.
Аралаша торгач, сугыш елларында “Якты Көн” колхозы рәисе булып эшләгән Шәяхмәт абый турында кызыклы мәгълүматлар билгеле булды. 1941 елдан 1951 елга кадәр, 10 ел дәвамында, Кәче белән кушылганчы хуҗалыкны җитәкли Шәяхмәт Бикмөхәм-мәтов. Бик коры, дөрес юлдан баручы, халык ачлык кичермәсен, яхшы яшәсен өчен җаны–тәне белән тырышып эшләүче була ул.
—Закон аның үз кулында иде. Вак караклыклар булмады түгел, булды. Тик ул берәүне дә рәнҗетмәде, милициягә җибәрмәде, төрмәгә утыртмады, шикаять язу белән мавыкмады. Гаеплеләрне үзе хөкем итте, тиешле җәзасын бирде,—ди Роза апа.
Җәза дигәне нәрсә икән, дисезме? Мин дә кызыксынып шул сорауны бирдем.
—Авыл уртасында кеше күрә торган урында күрсәткечләр тактасы бар иде. Кем ничек эшли? Барысын да язып элгәннәр. Шунда гаепләнеп тотылучыларның карикатурасы белән исемнәре дә язылып куелган. Ояты ни тора бит,—ди хезмәт ветераны, 1941 елда гына туган булса да, өлкәннәр сөйләве буенча Шәяхмәт абый турында белгән Суфия Сабирҗанова.
Әйе, эшләгән дә, эшләткән дә, хезмәт көн өчен дә түләп барган, шуңа тиешлесен таләп тә иткән Шәяхмәт Бикмөхәммәтов. Фермада сыерлар да, сарыклар да, атлар да асрыйлар. Колхозның чүннеге (умартачылыгы) була. Халыкка хезмәт көненә хуҗалык рәисе сыер мае, бал, сарык йонына кадәр бирә. Балык үрчетә. Аны да читкә чыгармый, хезмәт көненә халыкка өләшә. Чебиләр алып кайтып үстерүне оештыра. Тавыкларын асрарга калдырса, әтәчләрен эшләгән өчен кешеләргә бирә.
—Безнең авыл халкы нинди авыр елларда да ачлыктан аптырамады. Бәрәңге уңышы яхшы була иде. Игеннәр дә уңды. Дөрес, елы белән. Әмма барыбер зарланырлык түгел иде, бәрәңге күмәче булса да пешереп ашадык. Хуҗалыкларда да күп кеше сыерны бетермәде. Сөт эчәсең дә, тамагың тук. Начар түгел бит,—ди Роза Мөхәммәтгалиева.
Лилия Мөхәммәтгалиева белән Суфия Сабирҗанова туплаган кайбер мәгълүматларга күз төшерәм. “Шәяхмәт Бикмөхәм-мәтов районда гына түгел, Татарстанда танылган җитәкче була. Ул эшләгән елларда колхоз алга китә. Шул чорда алдынгы савымчы Сәлимә Галиева Мәскәүгә, көтүче Гаяз Рәхимҗанов, Люция Закирова комсомол съездына бара”,—диелгән юллар бар анда. Сугыштан соң 1947 елда Шәяхмәт Бикмөхәммәтов авыл уртасында клуб салдыра. Яшьләр спектакль, концертлар куеп халык күңелен күтәрә. Кино күрсәтелгән көн чын бәйрәм була. Моннан тыш, хуҗалык рәисе урамда бушка кинофильм күрсәтүне дә оештыра, артистлар, шагыйрьләр чакырта. Фәйзи Йосыпов, Фатих Хөсни килгәнне Роза апа белән Суфия апа да хәтерли. Бәйрәмнәрдә халыкны җыеп, өстәлләр әзерләп кунак итә.
—Сугыш елларында ук безнең авылда балалар бакчасы бар иде. Шәяхмәт абый, Божадан алпавыт тегермәнен сүтеп алып, мәктәп төзетте. Җәен шунда балалар бакчасы була иде. Мин дә йөрдем анда. Тәрбияче Шәяхмәт абыйның кызы Суфия апа иде. Мендәр тышы тотып башак җыярга чыгып китүләр әле дә хәтердә,—ди Суфия апа.
Арчага барып, вакытларын әрәм итеп йөрмәсеннәр өчен авылга табиб чакырта. “Хафиз исемле иде ул. Гаиләсе белән авылга килеп урнашты”,—ди Роза апа.
1945 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Шәяхмәт Бикмөхәммәтов турында Якты Көндә шундый мәгълүматлар белдем. Чыннан да, мондый олы бүләккә лаек булган ул. Колхоз Кәче белән кушылганнан соң да тик тормый, лаеклы ялга чыкканчы алма бакчасы бригадиры вазыйфасын башкара.
—Якты Көн халкы тырыш, бердәм булган. Бу сыйфатлар аларда әле дә саклана. Бер әйтү җитә, шунда ук җыелып, кушканны эшләп тә куялар,—ди Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров.— Шушы бердәмлек сугыш вакытында гына түгел, хәзер дә аларны бергә туплый.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International