Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тормышның кадерен белеп яшәгез
2014 елның 11 июле, җомга
Тормышның кадерен белеп яшәгез
Мирҗәмдә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Дания Галимова көтелмәгән кунакларны якты чырай белән каршылады, шул арада чәен куеп жибәрде, өстәлдә ипи–май, чәкчәк урын алды.
—Савытны өеп өстәлгә икмәк куйган саен сөенеп, шөкерана кылып карап торам. Аллага шөкер, тормышыбыз яхшы, сыйларыбыз мул хәзер. Элек бәй-рәмнәрдә дә күрмәгән ризыклар хәзер көндәлеккә әверелде. Көннәребез аяз, елларыбыз тыныч булсын, сугыш афәтләрен, ачлык–ялангачлыкны күрергә язмасын,—диде ул бер кулы белән өстәл кырында торган бербөтен икмәкне сыпырып, икенчесе белән күз яшьләрен сөртеп.
1932 елның 29 июнендә дөньяга килә Дания. Әнисе Факия апа колхозлар төзүдә катнаша, авыл Советы рәисе, кыскасы, активист була. Дөрес юлдан баруы, турылыгы нәтиҗәсендә яңа власть дошманнары тарафыннан эзәрлекләнүләргә дә дучар була кыю хатын. Тик никадәр кыю булса да, хатын–кыз бит ул. Бик нык куркытып, мич башында качып ятуын әле дә хәтерли.
—Әтисез үстем мин. Кечкенә вакытымда ук әтием Һадиҗан икенче гаилә төзегән. Соңыннан безгә килеп гафу үтенеп караган, тик әни аны башка ишеккә якын җибәрмәде. Әтисе сугышта үлеп калган бала буларак, минем өчен әнигә хөкүмәт 5 сум акча түләп барды. Әти турында искә төшерүче вакыйга булып шул гына истә калды. Дөрес, аның икенче гаиләдән булган кызы Фагыйлә белән аралашып яшәдек. Ул да минем кебек үк әтисез, шул 5 сум пособие белән калды,—ди Дания Галимова.
Сугыш чоры тәмам үзәгенә үтеп калган Дания апаның. Багана башындагы радиодан сугыш башлануы турында хәбәр итүләре, хатын–кызларның елашуы, сугышка китүче ир–егетләрне авыл башына кадәр озата барулар—әнә шулай бу еллар бала күңеленә сеңеп калган. 1941 елны укырга керә ул. Дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң Носыга барып өч сыйныф белем ала.
—Ул укуның исеме генә бар иде. Башак җыярга, борчак чабарга, җитен йолкырга йөрибез. Әни амбарда эшләгән вакыт иде. Бервакыт ревизия килеп төште. Әнинең өстеннән чыкты. Судка бирделәр үзен. Төрмәгә алып китәләр дип еладым да еладым. Акладылар. “Ашлык урласа ашарларына булыр, җимерелеп төшкән йорт түбәләрен төзәтерләр иде”,—дигәннәр. Чыннан да, әни амбарда эшләгәнгә карап берни алып кайтмады. Тездән пычракка батып черек бәрәңге, аннан коелып калган башак җыйдык. Соңыннан эч кабарып, агуланып авырта идек. Шулай да әтиләре сугышта һәлак булган балаларга бераз уңайлыклар булды. Пай итеп Яңа Кенәрдән тозлы кәбестә бирәләр, Америка ярдәме дип бушка аш пешереп ашаталар иде,—ди Дания Галимова.
Җиңү хәбәрен ул басуда ишетә. Барлык балаларның “ура” кычкырып авылга кайтуы әле дә аның хәтерендә.
1948 елны Дания 7нче сыйныфны тәмамлый һәм шул ук елны фермага керә. Кечкенә буйлы, чандыр гына гәүдәле кызны башта тайлар карарга куялар, соңрак инде атларны да ышанып тапшыралар.
—1957 елда 12 авылны берләштереп “Северный” совхозы оешты. Аны Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин җитәкләде. Шул елларда гына тамак туя башлады,—ди Дания апа.—1957 елда фермага дуңгызлар карарга бардым. Бик нәзберек, четерекле, чиста терлек. Ашаган урынын бервакытта да буямый, саламны авыз белән ташып үзенә урын җәя. Миндә ана дуңгызлар иде. Бервакыт бер дуңгызым 18 бала китерде. Икегә бүлеп имезергә туры килде. Тырыштым, 16 баласын исән–сау үстердем. Гомумән, дуңгыз балалары үлә, дип зарланганымны хәтерләмим. Яхшылап карасаң, тәрбияләсәң, терлек үсә икән ул. Көннәр буе фермада булдык.
Фермада шул керүдән пенсиягә чыкканчы эшли, дуңгызлар карый Дания Галимова. Алдынгылыкны бирми. 1966 елны Почет билгесе ордены белән бүләклиләр үзен.
—Оят булса да әйтим, орден урынына 50 сум акча биргән булсалар шунда, ди-гәнем әле дә исемдә. Нәкъ әнием кебек кызым Флүдәне берьялгызым үстердем,—ди Дания апа.—Ул заманнарда башта таякка эшләдек, сов-хоз булгач кына хезмәт хакы бирә башладылар. Хезмәт хакым түбән булды дип зарлана алмыйм, унөченче хезмәт хакы да бар иде, үзкыйммәте арзанга төшкән өчен дә түләделәр. Тик хатын–кызга берьялгызы тормыш алып баруы җиңел түгел шул. Балам ким–хур булмасын дия–дия сыерын да, кош–кортын да асрадык. Шәлләр дә бәйләдем, кул эшләре дә тоттым.
1971 ел аның тормышына тагын бер яңалык китерә—дуңгыз караучы Дания Галимовага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
—Сүз дә юк, бик зур бүләк. Хезмәтемә шундый бәя бирүләренә чиксез горурландым.Хезмәттәшләрем Нәзирә Әхмәдиева, Мәү-лүдә Әхмәдиева, Мәгъсүмә Гарипова, Марзыя Закир-җанова, Гыйлембану Гаффарова хезмәте дә бик зур. Алар да минем кебек үк көнне –төнгә ялгап, ялны белмичә эшләде. Шундый мактауга лаек кешеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ферма яшәде, алга китте, алдынгылар рәтендә барды,—ди Дания Галимова.—Кызганыч, сафларыбыз гына көннән–көн сирәгәя бара. Хезмәттәшләремнең күбесе исән дә түгел.
Дания Галимова 1987 елдан бирле лаеклы ялда. Кызы Флүдә, оныгы Ришат—менә аның шатлыгы, терәге, юанычы. “Бүгенге тормышымнан бик канәгать. Еш авырсам да зарланмыйм. Нинди рәхәт яшибез бит. Аллага шөкер, биш вакыт намазымны калдырмыйм, гәҗитләр укыйм. Өстәлемдә сый мулдан. Пенсия җитәрлек. Җитәкчеләр дә хәлемне белеп тора. Күршеләрем бик әйбәт. Яшьләргә теләгем шул — мондый тормышның кадерен белеп яшәсеннәр. Безнең бөтен өмет — яшьләрдә”, –– ди ул.
Гөлсинә
ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз