Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Букчалар тиздән ияле була
2014 елның 11 июле, җомга
Букчалар тиздән ияле була
Яңа уку елы башланыр алдыннан республикада “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе үткәрү матур традициягә әйләнде. Аның кысаларында районыбызның тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче аз керемле, күп балалы гаиләләрнең, тәрбиягә алынган һәм инвалид, әти–әниләре инвалид булган гаиләләрнең балаларына ярдәм күрсәтүдә безнең районда да актив эш алып барыла. Быел ул 2–11 сыйныф укучыларына да кагыла.
Быел районда беренче сыйныфка 558 бала керәчәк. Шуларның 172се ярдәмгә мохтаҗ. Алардан тыш, мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендә биш һәм аннан да күбрәк балалары булган 14 гаиләгә, аз керемле, начар хәлле һәм әти–әниләре инвалид, матди хәле авыр булган мәктәптә укучы 47 балага ярдәм кирәк. Бер букча 795 сум тора. Аңа тутырылачак әсбаплар үзгәрешсез кала: канцтоварлар, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар, мәктәп формасы комплекты. Татарстанда Мәдәният елы булганга, быел букчаларга Татарстан Республикасының тарихи–мәдәни мирасын чагылдырган альбомнар, китаплар һәм балалар әдәбияты да салына.
Әлеге акция кысаларында узучы чаралар республикада 7 июль көнне башланып китте. Районыбызда урнашкан оешма, предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр акциядә теләп катнашып, үз өлешләрен кертә. Быел андый мәрхә-мәтлеләр 60ка якын.
Җитәкчеләр арасында моны савап итеп кабул итүчеләр күп. “Акциядә мин теләп катнашам. Үземнең дә балаларым булганга, күңел халәтләрен аңларга тырышам, алар кимсенергә тиеш түгел, — ди бер җитәкче (исемен күрсәтмәүне үтенде). — Рамазан аенда бирелгән зәкәтнең савабы күп була, диелә хәдистә. Шуңа күрә яр-дәмне оешма исеменнән зәкәт итеп үз акчамнан бирәм”.
Арча ЗУЭСы да акциядә ел саен катнаша, букчаларны беренчеләрдән булып тапшыралар. Җитәкчесе Рөстәм Гомәров моның кирәкле акция икәнлеген әйтте. “Бүгенге көндә төрле хәлдәге гаиләләр бар, шунлыктан, мөмкинлеге булганда барлык оешмалар да ярдәм итәргә тиеш, дип саныйм. Без ел саен ЗУЭС карамагындагы 8 районга шушы акциядә ярдәм күрсәтәбез. Букчаларны тапшыру балалар күңелендә шатлыклы мизгелләре белән озак саклансын өчен чәйле, туңдырмалы табын артында бәйрәм оештырабыз. Алардагы шатлык хисләре чарада катнашкан һәркемгә рәхәтлек бирә. Әти–әниләр арасында хәтта елый–елый рәхмәт әйтүчеләр бар”, — ди ул. Моннан тыш, ЗУЭС җитәкчелеге үз оешмаларындагы хез-мәткәрләрнең мәктәп бусагасын атлап керүче балаларына да букча белән һәм акчалата булыша.
Җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр ярдәмне акчалата һәм букчалата да күрсәтә. Бу 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 21 июльдә балаларга тантаналы шартларда букчалар тапшыру оештырылачак. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчесенә яки район социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 17 сәгатьтән. 11 июньдә 20 сәгатькә кадәр. 2026 елның 12 июне
2026 елның 11 июнендә кич, 12 июнендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с, локаль боз (Казанда - 11 июнь кичендә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Татарстан почта бүлекчәләре эш графигын үзгәртәчәк Россия көне уңаеннан
12 июнь Россия Почтасының республикадагы барлык бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Алар гадәти режимда эшләвен дәвам итәчәк. 11 июньдә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. 13 июньдә бүлекчәләргә гадәти расписание буенча хезмәт күрсәтү дәвам итәчәк. Россия көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык почта офисын табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз