Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Ничә чакрым йөрисең, хат ташучы
2014 елның 11 июле, җомга
Ничә чакрым йөрисең, хат ташучы
Июль–җәйнең иң матур ае, ул почта хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре ае да.
Тормышыбызны хат ташучылардан башка күз алдына да китереп булмый. Авыл җирендә аеруча кадерле алар. Табигатьнең нинди чагы булса да, авырсынмыйча өйдән–өйгә газета–журналлар гына таратып калмый, яңалыклар, шатлык хисләре (пенсия китерәләр бит) дә алып киләләр. Кайчак киңәшче, психолог та булырга туры килә үзләренә. Хат ташучыларның бәйрәме уңаеннан районара почтамт җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов белән әңгәмәгә керешкәндә сүзне бүгенге төп проблемадан башламый булмады.
— Ирек Ибраһимович, икенче яртыеллыкка газета-журналларның бәясе кинәт артуы күп кешене хафага салды. Кайберләре языла алмау сәбәпле, яраткан матбугатын алдырмаска мәҗбүр. Бу үзгәреш сезнең хезмәткә дә нык йогынты ясагандыр?
— Халык бу адымны тис-кәре кабул итте, вакытлы матбугатка язылучыларның саны кискен кимеде, 26 процентка түбән төште. Язылсыннар өчен хәтта кызыксындыру чарасы кулланырга мәҗбүр булдык: “ТАТМЕДИА” газет–журналларына язылучыларга 15 майдан 15 июньгә кадәр көнбагыш мае өләштек.
—Хат ташучыларның яше өлкәнәеп бара, аларга алмашка яшьләр ки-ләме, эшкә алганда нинди таләпләр күздә тотыла?
— Яшьләр килә. Соңгы вакытта хат ташучы булып эшкә керер өчен кайбер авылларда хәтта чират барлыкка килде. Таләпләргә килгәндә, кешенең намуслы, гадел булуы мөһим. Ләкин ул сыйфатларны эшли башлаганчы ачыклап булмый, шуңа күрә эшкә алынучы ТР почтасына куркынычсызлык хез-мәтенә җибәрелә. Аннан кандидатурасы кабул ителмичә кире борылып кайтучылар да булды. Операторларны эшкә алгач, берничә көнгә Казанга җибәреп укытып кайтарабыз.
— Халык тарафыннан хат ташучылар адресына ка-нәгатьсезлек белдерү очраклары буламы?
—Юк, киресенчә, рәхмәт сүзләрен еш ишетергә туры килә. Аеруча Яңа Кенәр зонасыннан күп килә рәхмәт сүзләре. Хат ташучылар арасында озак еллар эшләүчеләр шактый. Андыйлардан Комыргуҗадан (Әтнә районы) Гөлфинур Фазылова (38 ел), Өчиледән Зөлфия Минһаҗиева (37 елга якын), Яңа Кенәрдән Резеда Хәмидуллина (35 елга якын), Иске Ашыттан Зәбидә Шакирҗанова (30 елдан артык), Шушмабаштан Дилбәр Шәмсетдинова (30 елдан артык), 29 ел эшләүчеләр: Күпербаштан Әлфия Әхмәтшина, Үрнәктән Флера Гыймадетдинова, Ания Хәсәнова һ.б.ларны әйтер идем. Хат ташучыларга республикадан да рәхмәт хатлары күп килә.
— Һөнәри бәйрәмегезне нинди нәтиҗәләр белән каршылыйсыз?
—Бүген почта хезмәткәр-ләре халыкка 80 төрле хезмәт күрсәтә: сатуын да сата, иминиятлиләр дә, соңгы вакытта банкларга кредитларны да безнең аша түләү мөмкинлеге барлыкка килде һ.б. Айлык планны берничә йөз меңгә арттырып үтәми калганыбыз юк. Бу яртыеллыкка 103 процент итеп үтәдек. Почтага дәүләттән ярдәм күрсәтелмәгәч, ул үзе башкарган хезмәтләр өчен кергән акчага яши. Бу өлкәдә һәрвакыт алдынгы, премия алырлык итеп эшлибез. Хезмәтнең нәтиҗәсе күренгәч, эшләве дә рәхәт. Арча һәм Әтнә районнарында 252 хат ташучы эшли. Авыр хезмәтләрен тырышып башкарганнары өчен рәхмәт аларга. Һөнәри бәйрәмебез белән котлап хат ташучыларга һәм почта элемтәсе хезмәте белән бәйле һәркемгә сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бергә тату булып, эшләрен яратып башкаруларын телим.
Ял көнендә почта хезмәт-кәрләре бәйрәм уңаеннан Биләргә сәфәр кылачак. Изге җиргә аяк басу, шифалы суын тату аларга хезмәтләрендә уңышларга ирешү өчен да яңа көч өстәр.
Розалия САФИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз