Яңалыклар

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
14 ИЮЛЬДӘ АРЧА РАЙОНЫНДА энергияне саклау, яңа технологияләр кертү, энергияне куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган киңәшмә булды. Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева катнашты.

БЫЕЛ РАЙОНДА КӨЗГЕ КУЛЬТУРАЛАР 25000 ГЕКТАРДА ЧӘЧЕЛӘЧӘК. Әлегә 5084 гектар җир әзерләнгән. Шуның 1700 гектары “Ак барс” агрокомплексы”нда.
14 ИЮЛЬДӘ РАЙОН БУЕНЧА бер сыердан уртача 13,7 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 0,1 килограммга күбрәк.


20 июльдә Укучылар сараенда Халыкара шахмат көне уңаеннан күренекле шахматчы Сафин Хәйдәр Һади улы истәлегенә район шахматчылары (ирләр һәм хатын–кызлар) арасында шахмат турниры үткәрелә. Анда күрше район спортчылары да катнаша.

Самарада узган “IВОЛГА” икенче Бөтенхалык яшьләр форумында районыбыз данын яклап Арча егете — Казан юридик институты студенты Хәлил Зарипов катнашты. Хәлил үзе яклаган “Сездән үрнәк алабыз” медиапроекты һәм “Чын егетләр” хәрби–спорт уеннары проектын федераль дәрәҗәгә чыгаруга иреште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International