Страуслар янында

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Страуслар янында
Арчадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Өмет чыганагы” үзәгендә балаларга экологик тәрбия бирүгә игътибар зур.
Күптән түгел генә бер төркем балаларны Биектау районындагы Ямаширмә авылына алып бардык. Анда страус үрчетә торган гаилә фермасы бар. Балалар кечкенә һәм зур страусларны кызыксынып карады, тавык һәм страус йомыркаларын чагыштырды. Фермада тавык, күркә, үрдәк, казлар, цесаркалар, аккошлар, атлар, ишәк һәм куяннар да асрыйлар. Балыклы буа, агачлар һәм чәчәклекләр бик матур. Балалар кошлар һәм хайваннарны ашатудан да бик канәгать калды.
Мондый чаралар балаларга кошлар һәм хайваннар белән якыннанрак аралашу мөмкинлеге бирә, ярдәмчеллек һәм киң күңеллелек тәрбияли, тернәкләндерү процессына уңай тәэсир итә.
Наталья СЕРГЕЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International