Болгарга сәяхәт

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Болгарга сәяхәт
5 июльдә “Бочче” уенында катнашучы балалар һәм аларның әниләре юлга кузгалды. Көне дә бик матур иде. 3 сәгатьлек юл бик тиз узып китте.
Болгарда мин 5-6 ел элек булган идем. Аннан соң ул танымаслык булып үзгәргән. Шәһәр үзәгендә Җәмигъ мәчете урнашкан. Аның тирәли базар мәйданы, шунда ук Кара палата, Олы һәм Кече манаралар тезелеп киткән. Ерак түгел мунча хәрабәләре ята. Мунча ул вакытта юыну урыны гына түгел, үзара җыелып сөйләшү, очрашу, киңәшү урыны булып торган. Ул тарихка Ак палата дип кереп калган.
Борынгы бабаларыбыз шәһәр урынын белеп сайлаган. Биек тау башында шәһәр, аста —Идел. Аның матурлыгын әйтеп бетерерлек түгел.
Өч сәгать үткән гасырларга сәяхәт кылып йөрдек. Бу гади сәяхәт кенә түгел! Балалар халкыбызның үткәне белән танышты, борынгы тарих һавасын сулады. Бүген компьютер, Интернет белән тәрбияләнгән балаларга мондый сәяхәтләр бик кирәк дип саныйм.
Транспортны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Руслан Низамов бирде. Аңа бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук шофер Фатих абыйга да зур рәхмәт.
Безнең төркем җитәкчесе — Фәрит Минхәеров. Ул балаларыбыз өчен бик кадерле, гаилә әгъзасы кебек. Фәрит Фәтхи улы балаларның күңеле булсын дип тырыша. Май аенда табигатькә чыгып, төн кунып, ял итеп кайттылар. Безнең балаларны куандырган өчен Фәрит Минхәеровка зур рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә мондый чаралар күбрәк үткәрелсен иде, дигән теләктә калабыз.
Мөслимә НИЗАМОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International