Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Яңалык өстенә яңалык
2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Яңалык өстенә яңалык
Соңгы елларда шәһәр, районнарда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуны күздә тоткан төрле дәүләт программалары эшли башлады. Мисал итеп тузган торак программасын гына алыйк. Аның ярдәмендә Арчада шактый гаилә бүген барлык шартлары тудырылган, уңайлы, иркен фатирларда яши. Әмма быел программага берникадәр үзгәреш кертелгән. Бу турыда тулырак аңлатма алу өчен без Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлевка мөрәҗәгать иттек.
— Программаның төп бурычы — тузган торакта яшәүчеләрне барлык шартлар тудырылган торак белән тәэмин итү. Үткән еллар белән чагыштырганда бу программаның тормышка ашырылуы быел бераз кыенрак. Сәбәбе — халык программага кертелгән яңа шартларны бердәм кабул ит-мәде, гәрчә, программа буенча торак төзү инде башланса да.
Закон нигезендә тузган торакта яшәүчеләр ике юнәлештә карар кабул итә: җирле органнарга гариза язып, агымдагы елның 1 октябренә кадәр тузган торакны үзгәртеп корып, яшәрлек хәлгә китерергә ризалык бирәләр һәм киләчәктә әлеге программада катнашудан төшеп калалар. Икенче юл — тузган торакны сүтәргә ризалык биреп, һәр квадрат метрга 11 мең сумнан дәүләт ярдәмен ала һәм калган сумманы социаль ипотека шартларында түләп, яңа фатирга ия булалар. Йортлары тузган торак программасы исемлегенә кереп, моңарчы гариза язмаучылар шәһәр башкарма комитетына килеп, гариза язарга тиеш.
Тагын бер яңалык Арча җирендә юл ярырга әзерләнә. Бу — территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре төзү. Алар ни өчен кирәк һәм нинди хезмәтләр башкарачак? Әлеге сорауларга да Рафил Исмәгыйлев җавап бирде.
—Бүген халык мәнфә-гатьләрен кайгыртучы 131нче закон тулы көченә эшләми, шуны тагын да үтемлерәк итү, җәмәгатьчелекне идарә органнарына тарту максатыннан территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре (алга таба ТҖҮ) оеша. Моның үрнәкләре Россиянең кайбер төбәкләрендә бар һәм алар уңышлы гына эшләп килә. Халык белән дәүләт арасында арадашчы сыйфатында эшләячәк ТҖҮ аңлату, оештыру эшләре башкару белән бергә, халыкның иң мөһим соравын, гозерен канәгатьләндерү өчен нигезләмәләр белән дәүләттән ярдәм сорарга тиеш. Халыкны борчыган мәсьәләләр, сораулар нигезендә заявка төзелеп, грантка тәкъдим ителә. Алданрак өлгерүчеләргә грантлар быел ук бирелергә мөмкин. Һәм шул эзлеклелек белән ел саен ярдәм булачак. Соңгы елларда авыл җирлекләренә хөкүмәт грантлар бирә башлады, әмма шәһәр округларына андый ярдәм юк иде. Бу программа тормышка ашырыла башласа, халык өчен зур ярдәм булачак. Әйтик, халык соравы буенча юллар салу, парк төзү һ.б. эшләр башкарылырга мөмкин.
Арчада биш ТҖҮ төзү планлаштырыла. Шәрыкъ, көнбатыш, үзәк, көньяк һәм питомник өлешләрендә. Санап үтелгән тирәлектә яшәүчеләр җыелышлар үткәреп, халыкка аңлату өчен урыннарда инициатив төркемнәр төзи һәм төркем әгъзалары конференция үткәрү турында карар чыгара, ТҖҮнең чикләрен билгели, делегатлар сайлый. Конференциягә әзерлек эшләре барганда аны үткәрү урыны һәм вакыты турында җирле массакүләм мәгълүмат чараларына белдерү бирәләр. Районда андый конференцияләр үткәрү якынча 26 июль тирәсенә планлаштырыла. Делегатлар ТҖҮ җитәкчеләрен һәм әгъзаларын сайлаячак. ТҖҮ җитәкчеләренә башкарган эшләре өчен хезмәт хакы да түләнәчәк. Ул суммалар хөкүмәт тарафыннан районнарга субсидия итеп бирелә.
Бу мөһим эштә барлык шәһәр халкын актив катнашырга чакырабыз.
Розалия
ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз