Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
“Ватан”да — печән бәйрәме
2014 елның 16 июле, чәршәмбе
“Ватан”да — печән бәйрәме
Апаз басуларында йөргәндә балачак еллары күз алдына килде. Авылларда кеше күп иде ул вакытларда, процент печәне бүлгән көннәр чын бәйрәм була иде. Машина–тракторлар, күбрәк җигүле атлар, сәнәк, тырма тоткан абый–апалар, бала–чага — бар да печән басуында. Үземнеке үзәктә дигәндәй, печәнлекләр тулгач, кибәннәр куйгач халык икенче көнне тыныч күңел белән, дәртләнеп эшкә чыга.
Мондый матур бәй-рәмнәрне хәзер “Ватан”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә генә күреп була.
— Кичә пөшәңгәрлеләр печән алды, бүген менә Апазда бирәбез, — ди “Ватан” ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов. — Беркемне дә читтә калдырмыйбыз, пенсиядә булган кешеләр дә, бюджет оешмаларында эшләүчеләр дә ала.
Апаз авылыннан ерак түгел генә печән җире. Бер тукталып, хәйран калып күзаллап тордык: анда халык, андагы техника, басуны иңләп яткан төрле зурлыктагы печән төргәкләре. Пресслаучы тракторлар гына да дистәләп, ташучыларын санап бетерерлек түгел. Хәзер инде сәнәк белән печән төямиләр, әмма моңа карап бәйрәмнең яме кимемәгән.
— Өч сыерыбыз, дүрт бозау бар, — ди печән төргәге өстендә ял итеп утыручы Гөлүсә Фәйзрахманова. — Көн саен 5–6 чиләк сөт тапшырабыз, акчасын вакытында биреп баралар.
Гөлүсә амбарда, ире Дамир фермада эшли. Аның янәшәсендә урын алган Зәлидә Фәйзиеваларның да сыерлары икәү.
— Печән җитәрлек быел, башка елларда да азыкны мул бирәләр иде, — ди ул.
“Ватан” ширкәтенең иген басуларын да иңләп чыктык. Узган ел корылыктан яргаланып ята иде бу җирләр, ә быел, күз тимәсен, һәркайда карап туймаслык күренеш — солы — урман кебек, борчак, азык катнашмалары искиткеч. Әнә шул печән басуында мәш килгән кешеләр хезмәте бу. Ныклы тәртип, технология буенча эшләү нәтиҗәләре. Күпьеллык үләннәрне дә гел яңартып торганга мул уңыш бирә алар.
Апазда яңа ферма, ат абзары төзиләр. Фермаларны соңгы елларда үзгәртеп, яңартып куйдылар. Төзегәннең генә ки-ләчәге бар.
15 июльгә булган мәгълүматларга караганда, район буенча халыкка 4355 тонна печән бирелгән. “Мәрҗани” ширкәтендә — 1059, “Ватан”да — 750, “Курса МТСы”нда 550 тонна. “Сафиуллин”, “Шиһабеддинов” хуҗалыклары әлегә бөтенләй бирмәгән. Ә менә яңа оешкан И.Хөсәенов крестьян–фермер хуҗалыгының (Кушлавыч, Иске Җөлби, Орнашбаш авыллары) 140 тонна печән бирә алуы игътибарга лаеклы.
Район буенча бер шартлы терлеккә 13,6 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Игенче”дә — 26, “Ак барс” агрокомплексы”нда 25 центнер.
Хуҗалыкларга барысы 24820 тонна печән әзерләргә кирәк булып, шуның 23126 тоннасы туплап куелды. 100237 тонна (127834 тонна кирәк) сенаж салынды.
Урак өсте җитте. 14 июльдә “Татарстан” ширкәтендә комбайннар парады, ындыр табакларын кабул итү булды. Юл кырыйларындагы арышны урып та куйдылар бу хуҗалыкта. Бөртекнең дымлылыгы 43 процент. 30–35 процент булганда теземнәргә сала башларга вакыт. Көн саен дымлылыкның 2–3 процентка кими баруын исәпкә алсак, якындагы берничә көндә арыш урагы башланып китәчәк. Чүпле басуларны теземнәргә салмыйча булмый.
14 июльдә хуҗалык җи-тәкчеләре, баш белгечләре авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендә азык әзерләү, яңа уңыш балансы, урып–җыю, ашлык эшкәртү техникасының әзерлеге, көзге чәчүгә җир әзерләү, терлекчелек мәсьәләләре буенча хисап тотты. Әйбәтләр дә, әле эшләп җиткермәүчеләр дә бар. Хәзер иң мөһиме — басуда булган уңышны югалтуларсыз җыйнап алу.
Ильяс
ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз