Яңалыклар

2014 елның 18 июле, җомга
БҮГЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫНДА халык социаль проектлары конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү һәм грантлар алуга сертификатлар тапшыру була. Аңа безнең районнан “Арча үзәк район хастаханәсенең беренчел муниципальара кан тамырлары үзәге базасында психолог–логопед кабинетын төзү” проекты лаек булды.
16 ИЮЛЬДӘ РАЙОН БУЕНЧА бер сыердан уртача 13,6 килограмм сөт савылды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә — 27 килограмм. “Мәрҗани” ширкәтендә 9 килограмм гына.
22 ИЮЛЬДӘ 10НАН 12 СӘГАТЬКӘ КАДӘР РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА (Галактионов урамы, 1нче йорт) Татарстан Республикасы прокуратурасы Федераль Законның үтәлешен тикшерү буенча идарә җитәкчесе М.Х.Фатыйхов хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International