Ятларга калды ярым

2014 елның 18 июле, җомга
Ятларга калды ярым
Авыл. Кызарып шәфәкъ бата. Бөтен күк йөзен җете алсу пәрдә каплап ала. Ул авылны да, җәелеп аккан елга өстен дә, чәчәкләргә күмелгән яшел болынны да ал төсләргә күмә. Бу матурлыкны сүз белән генә аңлатып бетереп тә булмый. Аның өчен шагыйрь булып туарга, шигырь яки җыр юлларына салырга кирәк. Хәер, мәхәббәт утында янучылар өчен дә бу көннең иң матур вакыты.
Әнә әле дә елга буенда каш өстенә кулын куеп, күзләрен күктән алмыйча бер кыз басып тора. Чем кара чәчләре дә, ак күлмәге дә ал төскә кергән. Хәтта йөзендә дә алсу нурлар уйный. Чү, Зәйтүнә түгелме соң бу? Кайткан, димәк. Әнисен җирләп, йорты ишегенә йозак салып киткәннән бирле күренгәне юк иде. Сагынуына түзә алмагандыр инде, күрәсең. Кыз акрын гына атлап авылга таба юл алды. Аның күбәләктәй очынып–очынып атлавыннан ук яшьлек дәрте күренеп тора. Ниһаять, ул безнең белән тигезләште һәм тезелеп киткән ап–ак тешләрен ялтыратып ягымлы итеп елмайды, исәнләшеп хәлләр сорашты. Кызның челтерәп аккан чишмә кебек яңгыравыклы, шул ук вакытта назлы тавышы безне дә дәртләндереп җибәрде, басудан арып кайтып килүебезне дә оныттырды.
Чибәр дә кыз инде Зәйтүнә. Үзенә тартып тора. Сөйләшкәндә аннан күзне дә алып булмый. Ул озын толым булып күкрәгенә яткан чәче дисеңме, шомырттай чем кара зур күзләре, нәфис, тал чыбыгыдай гәүдәсе дисеңме... Һәр җире килешле. Ходай биргән дә инде үзенә матурлыкны. Мәктәптә укыганда да малайларның күзләрен яндыра иде ул. Хәзер әнә нинди гүзәл туташка әверелгән.
Чыннан да, матур иде Зәйтүнә. “Кызым, син әтиеңә ошагансың. Бәхетле булырсың, Алла боерса”,—дия иде әнисе. Әйе, бүгенгесе аның бик бәхетле. Үзе өчен үлеп торган яраткан кешесе бар. Мәхәббәте дә җавапсыз түгел. Көн дә күрешеп торсалар да, бер–берсен күптәннән күрмәгән кебек сагынышып очрашалар, сөйләшеп туя алмыйлар. Раязы бүген үк өйләнергә әзер, тик менә Зәйтүнә генә укуны сәбәп итеп суза килә.
Тулай торакта бию кичәсендә очраштылар алар. Бермәл, биергә чакырып, Зәйтүнә каршына берьюлы өч егет килеп басты. Кыз аптырап калмады, ул мондый игътибарга күнеккән инде, күзләрен йомды да, берсе каршына килеп басты. Күзләрен ачканда каршында Раяз көлеп басып тора иде.
—Ай–яй кызык икән сезнең сайлап алу ысулыгыз,—диде ул, кызны вальс биергә бөтереп алып чыгып китеп.
Раяз бию беткәнче Зәйтүнәдән күзен алмады. Кызның: “Алай карамагыз миңа, оялтасыз бит”,—диюенә көлеп җибәрде. “Мине гипнозладыгыз, ахры, күзне алып булмый”,—диде. Ул көнне егет кич буе Зәйтүнә яныннан китмәде. Кыз да аны үз итте бугай, биергә чакырган башка егетләрне кире бора торды. Үзен Раязга озатырга да рөхсәт итте. Ул гашыйк булды.
Шул көннән башлап Зәйтүнә белән Раяз башка аерылышмады. Кыз егет ягында кунакта да булып килде, әти–әнисен дә ошатты. Кичләрен сөйгәне чәчәк бәйләмнәре күтәреп килеп, “Мин синнән башка яши алмыйм, Зәйтүнәкәй”,—дигәндә, аның күкрәгенә сеңеп бетә, ташып торган бәхетеннән тәмам эреп юкка чыккандай була иде. Эх, әти–әнисе исән булса. Һәрчак әнисе белән киңәшләшергә, шатлыкларын, кысыр хәсрәтләрен дә аның белән уртаклашырга күнеккән иде кыз. Ярый әле иң якын дусты Гөлүсә бар. Бөтен серен шуңа сөйләп бара, югыйсә, ишелеп–ишелеп килгән бу бәхетне йөрәге күтәрә алмас иде.
“Соңгы вакытта нишләптер күренми башлады әле Гөлүсә. Телефоннан да бик коры гына сөйләшә. Шәһәргә бару белән эзләп табасы булыр качкынны”,—дип уйлады Зәйтүнә. Тик эзләргә туры килмәде.
—Кая китеп югалдың соң син? Ничә көн тулай торакта күренмисең?—дип тиргәп үзе каршы алды теге кызый.—Беләсеңме, мин сине бер шәп егет белән таныштырырга телим. Үзбәкстаннан. Шунда алып китәм, ди.
—Ни сөйлисең, Гөлүсә, кем кем, тик син беләсең бит инде минем Раязым барын. Аннан башка берәүгә дә карыйсым килми.
—Раязым, Раязым, имеш. Ә ул синең кебек берәүгә дә карамыйча тора микән соң? Менә үзең күр, син югында нишләп йөргән ул,—дип Гөлүсә өстәлгә берничә фотосүрәт ыргытты. Зәйтүнә аларда үзенеке генә дип санаган Раязының төрле кызлар белән кочаклашып торганын күрде. Калтыраган кулы белән берсен кулына алды, чыннан да улмы соң, дигәндәй йөзенә якын ук китереп карады. Аларда ап–ак тешләрен ялтыратып Раяз тора иде. “Хыянәтче,—диде кыз, сүзләрен теш арасыннан чыгарып.—Күралмыйм”. Ул әллә нәрсәләр фаразлады, сөйгәнен алар куенында итеп күз алдына китерде, әмма аңлашырга кирәклеге турында башына да китер-мәде. Көнчелекме, ачумы аның тәмам күзен томалады. Үзе дә белмәде. Ничектер гипнозлангандай булды.
—Кая егетең? Алып кил монда.
Бу сүзләр Гөлүсәгә юлланды. Тегесе шуны гына көткәндәй ишеккә йөгерде һәм кемгәдер дәште. Аннан зур борынлы, табак битле, эчкә баткан күзле ямьсез бер адәм керде. Зәйтүнә чытырдатып күзләрен йомды. Егет мондый чибәр кызны күрергә хыялланмаган иде, ахры, ни әйтергә белми телсез калды....
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International