Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Кешеләргә шатлык китерүче
2014 елның 18 июле, җомга
Кешеләргә шатлык китерүче
Һәрбер кешенең үз язмышы. Кемдер бәхетен шәһәрдә таба. Ә менә Суфия Фәйзрахманова Казанда туса да, бәхетен авылда тапкан.
Суфия 1924 елның 8 июлендә тугыз балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтиләре хисапчы булып эшли, әниләре балалар тәрбияләп, өй эшләре белән шөгыльләнә. Ул бик дини була һәм балаларын да дин буенча тәрбияли, аларга әхлак тәрбиясе бирә. Суфия кечкенәдән медицинага гашыйк була. Шуңа күрә дә ул унъеллык мәктәпне бетерү белән Казан медицина институтының педиатрия бүлегенә укырга керә.
1947 елны Суфияны Арча районы Хәтнә авылы хастаханәсенә эшкә җибәрәләр. Хастаханәнең баш табибы, хирург Мостафа Асабаев аны мөдир итеп билгели. Суфия әлеге эшне башкара алуына шикләнеп кала. Тик вакыт барысын да җайга сала, аның янында гел яхшы әзерлекле, үз эшен әйбәт белүче табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары була. 1950–60нчы елларда Татарстанда трахома авыруы белән газапланучылар күбәя. Әлеге авырудан кешеләр күрү сәләтен югалтып, сукырая. Казанда хәтта трахоматоз институты эшли башлый. Бу чир белән көрәшү өчен югары белемле, үз эшенең остасы булган табиб кирәк була. Әлеге урынга Суфия Фәйзрахманованы җибәрергә карар кылалар. 1961 елга кадәр ул күз табибы булып эшли, 1961 елдан Яңа Кенәрдә баш табиб вазыйфасын башкара.
Суфияга бик авыр шартларда эшләргә туры килә. Табиблар җитми, үзе генә эшләгән чаклары да була. Ул балаларны да, олыларны да дәвалый. Аннан, гаиләгә дә вакыт табарга кирәк. Ике кызы да, ире дә игътибар сорый. Суфия барысына да өлгерә. Күп кенә җәмәгать эшләрендә дә катнаша. ТАССР Югары Советына, күп тапкырлар Яңа Кенәр авыл һәм район Советларына депутат итеп сайлана.
Эше күп булуга карамастан, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми, һәрвакыт күңеле шат, йөзе көләч.
Хезмәттәшләре белән дә яхшы мөнәсәбәттә була ул. Алар өчен һәрдаим өстәмә укулар үткәрә, белемнәрен арттырырга ярдәм итә. Шәфкать туташлары Лидия, Гөлсем, Нәкыя, Сәйдә, Бәрия, Раушания, Рузалиягә аеруча рәхмәтле Суфия апа. Аның гомер юлында табиб хезмәтенә тугрылыклы, яхшы кешеләр генә очрый. Үзенең остазы итеп хирург Николай Родосскийны һәм Гөлсем Кудрикованы саный ул. Шулай ук Арча район хастаханәсенең элекке баш табибы Владимир Кувинга, санэпидстанцияне озак еллар җитәкләгән Эдуард Әхмәровка бик рәхмәтле. Алар чирек гасыр бергәләп халык сәламәтлеге сагында торды.
Тормыш иптәше аның зур терәге була. Ул фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. Ире белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гөлнур әнисе юлыннан китә. Гомере буе табиб булып эшли, хәзерге вакытта лаеклы ялда. Кечкенә кызы Әлфия икътисадчы һөнәрен сайлый. Кызлары һәм оныклары Суфия апаның хәлен белеп, аңа ярдәм итеп торалар.
Суфия Абдулла кызының хезмәте игътибарсыз калмый. Мактау грамоталары күп.1964 елда ТАССРның атказанган табибы исеменә лаек була. 8 июльдә Суфия апага 90 яшь тулды. Ул көнне юбилярны котларга кунаклар күп килде. Аны чәчәк бәйләмнәренә күмделәр.
Юбилей көнендә өч буын табиблары очрашып, хатирәләрен яңартты, фикер алышты. Яшь буынга һөнәреңә тугры калырга, аны яратырга, һәрвакыт кешеләргә ярдәм кулы сузарга кирәк, дигән киңәш-ләрен бирде Суфия Абдулла кызы.
Венера
ӘХМӘРОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз