Берни дә калдырмый

2014 елның 18 июле, җомга
Берни дә калдырмый
12 июльдә Өчиле авылында булган янгын турындагы хәбәр яшен тизлеге белән Арчага килеп җитте. Данлыклы татар теле укытучысы, Тукай шигырьләрен яттан белгән тел белгече, мәҗлесләрне гөрләтеп алып барган шаян телле тамада, сәхнәләрдән төшмәгән үзешчән җырчы, шигырь сөйләү остасы, авыл хәбәрчесе Фәрхәт Зыятовның көтмәгәндә, уйламаганда шундый бәлагә таруы безне аеруча тетрәндерде.
Хәлен белү, хәсрәтен уртаклашу максатыннан без телефон аша аның белән элемтәгә чыктык.—Олыгайган көнебездә шундый хәсрәт тә күрергә язган икән. 1974 елда Чиканастан күчереп салган идек без бу йортны. Хәләл көчебез белән. Ел да төзелеш эшләре алып барып, зурайттык үзен. Инде бар да булды, дигәндә генә бернәрсәсез урамда калдык. Ярый әле улым Айрат, йорт төзеп чыгып, шушы авылда яши. Аңа барып сыендык,—диде Фәрхәт абый. Тавышыннан ук сизелде, ветеран укытучы күз яшьләрен чак тыеп торды. Аның ничек өзгәләнгәнен тоеп минем дә күз яшьләрем үземне тыңларга теләмәде.
Карак керсә бер әйбереңне алып чыга, ә янгын санаулы гына вакыт эчендә бар әйбереңне юкка чыгара.
—24 минут эчендә каралты–кура, мунча, гараж, йорт кара күмергә әверелде,—ди Фәрхәт абый.—Янгын сүндерүчеләр дә күп булды. Алар булмаса, авылыбыз белән янып беткән булыр идек. Көчле җил иде бит. Иң беренче булып Әтнәдән, аннан Арча, Яңа Кенәр, Кишеттән килделәр. Алар янгын күчмәсен дип күршеләрне саклады. Безнең йортны сүндерүдән мәгънә юк иде инде. Авыл халкы чиләк–көянтә күтәреп килеп ишегалдына да керә алмады. Шифер кыйпылчыклары яңгыр кебек яуды. Бер кыйпылчыгы хәтта әллә кайдагы күршеләрнең коймаларына килеп төшеп, ул да яна башлаган булган. Әйберләрне чыгарырга да өлгерә алмадык. Күрше кереп янасыз бит, дип кычкыруга, мин урамга ничек оекчан килеш чыгып бассам, шул килеш калдым. Берәү килеп аякка киертте. Күрше тизрәк сарайдан үгезне, мин гараждан машинаны чыгардым. Ул вакытта гараж яна иде инде. Тик бер сәер күренеш булды. Минем зур китап шкафым бар иде. Андагы китаплар, шунда саклаган шактый зур суммада акчам — бар да кара күмергә әверелде. Улым Төркиядән алып кайткан ике Коръән китабы бар иде. Аларга берни булмаган. Хәтта төтен исе дә сеңмәгән. Шаккатмалы хәл бит бу!
Янгын күршеләрдән чыккан. Үзләре Казанда яшәп, биредән дача итеп тотарга йорт сатып алган булганнар. Капка–коймаларын да төзекләндергәннәр. Тик үзләре бик сирәк кайткан, ишек–капкаларны бикләп йөрмәгәннәр. Янгын да әнә шулардан чыккан. Балалар сараена кереп ут белән уйнаган, диләр.
—Кайгы килгәч, яныңдагы кешеләрнең кемлеген яхшы аңлыйсың икән. Авыл халкы булышам, дип тора. Хуҗалык җитәкчесе Миннур Гәрәев, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы урынбасары Радик Шәяхмәтов ярдәм итәргә әзер, Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров шунда ук килеп җитте. Хәлебезне белешеп торалар. Интернеттан укып, Төркиядәге улым кайтты. Әле кайчан гына киткән иде. Хатынымның туганы Гарәфи Җамалиев ярдәм күрсәтергә атлыгып тора. Бик күп кием–салымнар китерәләр. Барысына да чиксез рәхмәтлемен. Йортыбыз яныннан гына үтеп китә алмыйм, йөрәк әрни, — ди Фәрхәт абый.
Хәлегезне аңлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сезгә һәм Мәрьям апага сабырлыклар бирсен.
— Җәйге каникуллар дәвам итә. Шушындый очраклар кабатланмасын өчен әти–әниләргә игътибарлы булырга, балаларын караучысыз калдырмаска, шырпыларны балалар ала алмаслык итеп ераграк яшерергә, аларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшылап аңлатырга кирәк. Ата–ананың ваемсызлыгы, балаларның сансызлыгы нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр йорт–җирсез урамда калды. Бу очрак күпләргә сабак булсын иде, — ди янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Сафин.
Гөлсинә ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International