Саклык кирәк

2014 елның 18 июле, җомга
Саклык кирәк
Бәхетсезлек — аяк астында, дигән борынгылар. Чыннан да, тормышта сак булып яшәмәсәң, сине Ходай гына саклап бетерә алмый.
Быел 6 айда районда хезмәт урыннарында хәвефле бәхетсезлек очракларына килгәндә, район башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча белгече Муллахмәт Әскәров әйтүенчә, “Арча” ширкәтендә сыер савучының сыер тибеп аягы сынган, кышкы суыкта бозлы мәрмәр баскычта таеп егылып, Арча педагогика көллияте каравылчысы үлгән. “Бу бәхетсезлекләр һәммәсе дә хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап эш итмәүдән”, — ди белгеч. Җәй — эшнең кайнап торган чоры. Басу тулы техника, төзелеш объектларында көне–төне шулай ук эшнең кызган чагы. Көне буе эссе кояш астында эшләгән кеше кинәт хәлсезләнеп китәргә һәм менә шул берничә секунд бәхетсезлек очрагына китерергә мөмкин. Урып–җыю чорында хезмәтне һәм куркынычсызлык таләпләрен саклау буенча айлык һәм төзелештә дә быел беренче мәртәбә 1 июльдән өчайлык игълан ителде. Аның нигезендә авыл хуҗалыгында, төзелеш оешмаларында эшләүчеләр медицина тикшерүе узган, махсус киемнәр белән тәэмин ителгән, хезмәт урыннары, техникалар тиешле таләпләр буенча җиһазландырылган. Эшләүчеләр өчен махсус ял итү урыннары да булырга тиеш. Гомумән, хезмәт урыннарын тиешле таләпләр буенча җиһазлау, хезмәт шартларын махсус бәяләү (элек ул аттестация уздыру дип атала иде) хәзер барлык оешмаларга кагыла. Хезмәт шартларын махсус бәяләү 5 елга бер уздырыла. Республика ведомствоара хезмәтне саклау комиссиясе утырышының 28 июньдә чыккан беркетмәсе нигезендә, хезмәтне саклау буенча төзелгән координацион совет составына 14 июльдә үзгәрешләр кертелде. Бу совет әгъзалары айга ике тапкыр төзелеш оешмаларында булып, таләпләрнең үтәлешен тикшерә.
— Хезмәт урынында инструктаж уздырулар гына житми, эшче кадрларны ел саен укыту оештырыла, — ди Муллахмәт Әскәров. — Ел саен март аенда оешма җитәкчеләрен һәм баш белгечләрне дә укытабыз. Төзелеш оешмаларына килгәндә, быел бәхетсезлек очраклары күзәтелмәде. Киләчәктә дә андый очраклар район җирен читләтеп үтсен иде.
Узган ел 6 ай эчендә төзелеш өлкәсендә бер үлем очрагы теркәлгән иде: “Монолит” ширкәте экскаваторчысы вагоннан вак таш бушатканда һәлак булды.
Яңадан урып–җыю чорына әйләнеп кайтсак, бу чор өчен таләпләр кырыс һәм аеруча сак булу сорала. Чөнки комбайннарда тәҗрибәсез яшьләр ярдәмче булып эшли, алар кызыксынучан , техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында онытырга да мөмкин. Ә таләпләр буенча урып–җыю чорындагы эшләргә бәйле һәркем медицина тикшерүе узган, укытылган, инструктаж узган, кырда эшләүче техника төзек, ут сүндергечләр, көрәк, ком тулы тартма, аптечка, эчә торган су тулы савыт белән җиһазландырылган, комбайнчы махсус киемнән булырга тиеш. Техника белән идарә иткәндә руль артына махсус таныклыгы булмаганнар утырмаска, ә комбайн ярдәмчеләре 18 яшькә җиткән булырга тиеш. Бу турыда һәр хуҗалык, ширкәт җи-тәкчесенә мәгълүм, чөнки эшкә тотынганчы ук район авыл хуҗалыгы идарәсеннән кагыйдәләр тулы күрсәтмәләр таратыла. Кеше гомере бик кадерле. Эшкә чыгып китүчеләрнең кайтуын өйдә зарыгып көтәләр. Шуны истә тотып, сак эшләү кирәклеген онытмасак иде.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International