“Универсальный” әби

2014 елның 18 июле, җомга

“Универсальный” әби
“Уракчы кыз”ансамбленең 10 еллык юбилей кичәсендә катнашырга туры килде миңа. Шунда хезмәт ветераны, ансамбльнең оештыручысы, җитәкчесе Суфия Сабирҗанованың яшьләргә генә хас җитезлегенә, ургылып торган дәртенә сокланып туя алмадым. Сәгатьтән артык сәхнәдә чыгыш ясады, аннан клуб идәннәрен дер селкетеп биеде. Кич буе ветеранның йөзеннән елмаю китмәде.
–– Шундый инде безнең Суфия апабыз. Үзе бер. Шигырьләр, бәетләр дә иҗат итә әле ул. Җәйләрен чәчәкләр үстереп, тирә–юнен оҗмах бакчасына әверелдерә,––диде Кәче авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Закиров.
Шул чакта тынгы белмәс хезмәт ветераны белән якыннанрак танышу теләге туган иде. Ниһаять, Якты Көнгә барганда Суфия апа белән очраштым, аның чәчәкләргә күмелгән патшалыгында булдым, рәхәт-ләнеп аралаштым. Аз гына вакыт эчендә бер–беребезне күптән белгән якын кешеләр кебек булдык.
1941 ел баласы ул. Әтисе сугышка киткәндә әнисе карынында була.
––Әни колхозда эшләде. Өйдә миннән 3 яшькә олы Сәет абыем да бар иде. Сугыш елларында ачка тилмергәнне хәтерләмим. Ипи ашап үстек, Аллага шөкер. Бәхетемә 1945 елның декабрендә әти исән–сау кайтты. Яңадан 4 бала туды. Ишле гаилә, олы бала буларак аларны карау минем җилкәгә төште. Укый алмадым. Югыйсә, 7 сыйныфны 5кә генә тәмамлаган идем. Укы, диюче дә булмады, үзем дә теләмәдем. Колхозда төрле хезмәт башкардым. Әти лаеклы ялга чыккач, аның урынына кибеткә урнаштым. Ул 30 ел кибеттә эшләде, мине сатучы һөнәренең бөтен серләренә төшендерде,––ди Суфия апа.
Озакламый яшь, чибәр, янып торган чая кыз гомерлек ярын да таба. Еракта булмаган икән ул, ике йорт аша күршедә генә яшәгән.
––Мине кечкенә вакытта арба белән алып китеп йөргән. “Үзебезгә алып кайтыйк әле, матур бит”,––дип әнисен туйдырып бетергән. Әнисенең: “Әле кечкенә ул, зурайгач алып кайтырсың, улым”,––дигән сүзе дөреслеккә туры килде бит. 45 ел тату, матур яшәдек. Балаларыбыз туды,–ди әңгәмәдәшем.––Ике кызым Казанда яши. Хәлемне белеп, ярдәм итеп торалар. Оныгым каникулга кайтты. Кече улым гына һәлакәткә очрап үлде.
Ана өчен баласын югалтудан да зуррак хәсрәт бармы икән? Шул кайгыдан җанына урын таба алмаган Суфия апа бәетләр, шигырьләр иҗат итә башлый, йөрәгеннән ташып чыккан хисләрен шигъри юлларга тезә, шуларны укып, күңеленә рәхәтлек ала. Ә шигырьләре матур, эчтәлекле, укырга җиңел. Кайбер шагыйрьләргә дә җитми торган мәгънә, хис бар аларда.
Бакчасын да Суфия апа җәннәт бакчасына әверелдергән. Түтәле–түтәле белән үскән ак, сары, кызыл, зәңгәр чәчкәләр күзләрне камаштыра. Алар тирәсендә очып йөргән бал кортлары, күбәләкләр — сихри дөнья бит бу. Шуңа өстәп төрле фигуралар ясап куярга да иренмәгән. Иске ләгәннәр, су баклары, савытларга кадәр эшкә яраган, ташлар да бизәлгән, әллә каян күзгә ташлана. Мондый гүзәллеккә ничек сокланмыйсың!
— Без бала вакытта суган да утыртмый идек. Суы да булмады. 1993 елны су керде. Орлыкларны, үсентеләрне кызлар алып кайтып бирә, мин үстерәм,––ди Суфия Сабирҗанова. — Ә бу фигураларны газеталардан карап ясадым. Теләгең генә булсын, хәзер барына да өйрәтәләр. Иренмәскә генә кирәк. Үзе үк йөрәккә ял бит бу.
Әнә шулай үз күңелен үзе күреп яши Суфия апа. Ялгызлыкка да, авырлыкларга да бирешергә теләми. Җәен көннәре бакчада үтсә, кышларын да шөгыль таба. Башмаклар бәйли, ансамбльгә йөри. Биш вакыт намазын да калдырмый.
Кызларым әйтә әни, дип,
Оныкларым––дәү әни.
Дәү әни генә түгел мин
“Универсальный әби”,––дип үзе турында шаян шигырь юллары да язган Суфия апа.
Гөлсинө ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International