20 июль — Халыкара шахмат көне

2014 елның 18 июле, җомга
20 июль — Халыкара шахмат көне
Халыкара шахмат федерациясенә (ФИДЕ) 1924 елның 20 июлендә Парижда нигез салына һәм бу көн Халыкара шахмат көне дип билгеләп үтелә.
Районда бу борынгы уен белән мавыгучылар күп. Республика буенча үткәрелгән ярышларда катнашып, пенсионерлар (Мәхмүт Ногманов, Роза Әминова) һәм яшьләр командалары (Ленар Вахитов, Ришат Фатыйхов, Марсель Хәлилов, Таһир Сәмигуллин, Мидхәт Гайнетдинов, Нәркизә Кавиева, Рамилә Шаһниева) зур уңышларга ирешеп, районыбыз данын якладылар. Район шахматчыларын әлеге истәлекле көн белән котлыйм, киләчәктә яңадан–яңа җиңүләр теләп калам.
Әмир
ШӘЯХМӘТОВ,
районның
“Ладья” шахмат клубы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International