Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
И-и, сөенде Карина
2014 елның 18 июле, җомга
И-и, сөенде Карина
Балаларны тернәкләндерү үзәгендә, чын мәгънәсендә, бәйрәм булды. Каринаны гына күр син, күз бәйләп кайчы белән бүләк кисеп алу уенында кулына эләккән матур янчыкны күргәч, дус кызларына күрсәтә-күрсәтә, и-и, сөенде дә инде. Бу чараның бөтен әһәмияте дә шунда иде.
“Мәрхәмәтлек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Фәния Сәлахова мәдәни-спорт чарасын “Кече сабантуй” дип атады. Аны “Мәрхәмәтлек” үзәге һәм Арча шәһәрендәге “Волонтер” ирекле хәрәкәт үзәге оештырды. Ак футболкалар кигән волонтерлар (мәктәп укучылары, педагогика көллияте студентлары) Сабантуй мәйданына, әйтерсең лә, шатлык-сөенечләр сипте! Дәртле музыка астында балаларны бергәләп биергә чакырдылар. Алар бер генә балага да тик утырырга яки күңелсезләнергә ирек бирмәде: бергәләп күзләрне бәйләп кайчы белән призларны кисте, чүлмәк ватты, узыша-узыша (кем тизрәк) сок эчте, таяк тартышты, сулы чиләкләр белән йөгерде, аркан белән тартышты һ.б. Сабантуйны “Арча” телерадиокомпаниясе” җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, балалар белән балаларча сөйләшеп, кызыклы итеп алып барды. Берсеннән-берсе кызыклы призлар балаларны уеннарга дәртләндереп торды.
Ак футболкалы волонтерлар арасында сары футболка кигән Җәмилә Яруллина белән Рамилә Диярова да бар иде.
— Сары футболканы волонтерлыкта ышаныч яулап, стаж туплагач бирәләр, — дип сөйли Җәмилә Равилевна.
— Без — координаторлар, — дип сүзгә кушылды Рамилә Диярова. — Ягъни, үзара килештерүчеләр, яраклаштыручылар. Әле менә яңа гына “Шатлык” лагеренда наркотикларга каршы чара оештырдык.
Иске Чүриле кызы Рамилә Арча педагогика көллияте студенты. Арча кызы Җәмилә — эшмәкәр. Балалар белән аралашудан, аларны сөендерә алудан күзләрендә очкыннар уйнаган волонтерларның хәлен аңласам да:
—Ярты көнегез бүген шушында үтте, алдан оештыру эшләре белән күпме вакытыгызны сарыф иткәнсездер, берәү дә акча түләми, нәрсә бирә сезгә бу чара?— дип сорыйм.
—Башкаларга игелек эшләү, ярдәм итә алудан җанга рәхәт, — диде кызлар.
Сабантуйны оештыруда матди ярдәм иткән иганәчеләр Ләйсән Яруллина , Талия Сәлахетдинова, Юлия Хәнәфиева , Зөлфия Гафарова, Алимас Әмировны әйтеп үтәсе килә.Тернәкләндерү үзәгенә дә бер кочак бүләкләр бирелде.
... Таяк тартышуда Русланга тиңнәр булмады. Зурраклар арасында Тимур иң көчле егет булып чыкты. Карина бик матур бии дә икән. Тернәкләндерү үзәгенең бөтен максаты— мөмкинлекләре чикләнгән балаларны дүрт стена арасыннан чыгару, бертөрлелектән коткару, ничек тә аларны тормышка яраклы итеп әзерләү. Бүген биредә тәрбияләнүче балаларның тормышы тагын да яктырып китте. Аларның куанганын күрү әти–әниләргә дә зур шатлык иде. Волонтерлар “Балалар балаларга” девизы белән хәрәкәт итә. Балалар гына бер–берсен чын–чынлап аңлый ала. Үсеп җиткәч тә алар җәмгыятьтә аңлашып яшәсәләр иде.
Румия
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз