Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Вакытында дәваланырга
2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Вакытында дәваланырга
Соңгы вакытта тире авырулары нык таралган. Аеруча микроспория белән авыру очраклары күбәйгән. Элек ул яз, көз айларында күзәтелгән. Быел җәй көннәрендә баш күтәргән. Ул авыру нидән гыйбарәт һәм аннан саклану, дәвалау өчен нишләргә кирәк? Бу сорауларга Арча үзәк хастаханәсенең табиб–дерматовенерологы Диләрә Каратай җавап бирә.
—Диләрә Рөстәмовна, нәрсә ул микроспория? Шул хакта кыскача аңлатып китсәгез иде.
—Микроспория халык телендә тимрәү дип атала. Ул тиредә, баш тиресендә була торган иң киң таралган гөмбәчек авыруы. Йогышлы. Шушы чир белән авыручы кешеләрдән һәм йорт хайваннарыннан (песи, эт һәм башкалар) гына түгел, авыру белән зарарланган чәч бөртекләре, тире тәнкәчекләреннән, йоннан, көндәлек куллану әйберләреннән дә (тарак, сөлге, баш киеме һәм башкалар) йогарга мөмкин.
—Алар күпме вакыттан соң барлыкка килә һәм беренче билгеләре нинди?
—Әлеге чир белән авыручы кешеләр яки йорт хайваннары белән бәйләнеш булганнан яки аралашканнан соң 7–40 көннән тәннең ябык һәм ачык урыннарында тәнкәчекле ачык ал төстәге түгәрәк таплар барлыкка килә. Ул кычыта, үлекли, аннан кутырлый. Башка чыкса, шул урында чәч коела башлый.
–– Аны ничек дәваларга?
—Кешегә үз белдеге белән берничек тә дәваланырга ярамый. Беренче билгеләре—тәндә, баш тиресендә тәнкәчекле алсу таплар күренә башласа, шул турыда чәчләр коелса, шулай ук авыру йорт хайваннары белән бәйләнештә булса, микроспория диагнозы куелган кешеләр белән аралашырга туры килсә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чөнки вакытында дәваламаганда авыру бөтен тәнгә таралырга һәм өзлегергә мөмкин. Ягъни, авырган урын ялкынсына, үлекли, янындагы лимфа төеннәре зурая, аллергия була, башның шул урыннары пеләшләнә, гомумән, бөтен организм зарарлана.
Дәвалау учреждениеләрендә аны махсус Вуд лампасы белән карыйлар һәм лаборатор тикшерүләр үткәреп, диагноз куялар.
—Ярый, микроспория дигән диагноз куелды, ди. Бу очракта нишләргә?
—Табиб–дерматологта дәваланырга. Авыру яшәгән урынга дезинфекция чаралары үткәрелә. Гаиләнең һәр әгъзасы табибта тикшеренү үтә. Йорт хайваннарын да ветеринария хастаханәсенә алып барып күрсәтергә, дәваларга кирәк. Шулай ук дәвалану чорында авыруны башкаларга йоктырмас өчен җәмәгать урыннарында (мунча, чәчтараш, бассейн һәм башкалар) булырга, балаларга мәктәпкә, балалар бакчасына барырга ярамый.
— Зарарланмас өчен нинди чаралар күрергә?
—Тәнне, чәчләрне чиста тотарга, баш киемнәрен, таракларны, шәхси куллану әйберләрен (сөлге, кием–салым) башкаларга файдаланырга бирмәскә кирәк. Нинди матур булмасын, барлык йорт хайваннарын да куллары белән тотмасыннар, балаларын да шуңа өйрәтсеннәр. Кулны сабынлап еш юсыннар. Тәндә, баш тиресендә кычытып сәер таплар барлыкка килүгә табиб белән киңәшләшсеннәр. Кабатлап әйтәм, үз белдегегез белән дәваланырга ярамый. Вакытында табибка күренү өзлегүләрдән сакланырга, авыруны таратмаска мөмкинлек бирә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз