Арчаның беренче мәктәбе 10 сыйныф укучысы Салават Шакиров Интернет аша язылып, конкурстан үтеп, Казанда җәйге универсиадада волонтер–атташе булып эшләп кайта

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Арчаның беренче мәктәбе 10 сыйныф укучысы Салават Шакиров Интернет аша язылып, конкурстан үтеп, Казанда җәйге универсиадада волонтер–атташе булып эшләп кайта. Ул анда Кореядан килгән бокс командасына хезмәт күрсәтә. Оныгы өчен борчылып, әбисе Рая Фәтхуллина вакытлыча Казанга дустына барып урнаша һәм аны көн дә автобустан каршы ала торган була. Быел егетне 12–24 июльдә Казанда барган фехтование буенча дөнья чемпионатына волонтер–атташе итеп конкурстан тыш алалар. Ул төрле илләрдән килгән чит ил спортчыларын озатып йөри. Салаватка инглиз телен яхшы белүе бик тә ярап куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International