Сыналыр чак

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Сыналыр чак
Бүген–иртәгә урак өсте башлана дигәндә комбайннарның әзерлеге ничек соң? Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре катнашындагы комиссия 9 хуҗалыкта булып, шушы сорауга җавап бирде.
Иң күп баллны (100) “Игенче” ширкәте җыйды.
— Барлык комбайннары төзек, көзге һәм язгы культуралар мул уңыш вәгъдә итә, шуңа күрә комбайнчыларның күңелләре дә күтәренке, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Ындыр табаклары ашлык кабул итәргә әзер.
“Северный”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Аю”, “Татарстан” ширкәтләре 99–97 балл җыйдылар. Ә менә “Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләре 82–81 генә балл алды. Соңгы ике хуҗалыкта шактый гына җитешсезлекләр бар, аларны төзәтү өчен срок бирелде.
Урып–җыю башланып киткәндә комбайннарның әзерлеге турында сүз алып бару гаҗәбрәк тә инде. Чөнки арышны ура башларга вакыт. Бигрәк тә чүпле басуларны. Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров “Арча”, “Татарстан” ширкәтләренең иген басуларында булганда, шулай ук шимбә көн үткән киңәшмәдә дә әлеге мәсьәләгә аеруча игътибар бирде.
Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов хуҗалыкларның терлек азыгы әзерләү буенча эшенә дә анализ ясады. Район буенча 114754 тонна сенаж салынган. Бу төр азык 220 көнгә җитә дигән сүз.
“Ак барс” агрокомплексы”нда — 436, “Игенче”дә — 365, “Кырлай”да — 330, “Курса МТСы”нда — 322, “Аю”да 307 көнгә җитә. Ә менә “Акчишмә” ширкәтендә — 36, “Сафиуллин” хуҗалыгында — 51, “Арча” ширкәтендә 75 көнгә генә җитәрлек сенаж бар.
21 июльгә бер шартлы терлеккә 17 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Ак барс” агрокомплексы”нда — 29,6, “Кырлай”да 28,9 центнер. “Арча” ширкәтендә 9,7 центнер гына.
“Ватан”, “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтләрендә ындыр табаклары үрнәк булырлык итеп әзерләп куелган. “Аю” ширкәтендә быел ындыр табагын үзгәртеп коралар. “Арча”, “Мәрҗани” ширкәтләрендә ындыр табаклары әлегә тиешенчә әзерләнмәгән.
— Бер бункер булса да ашлык суктырып кайтарту ындыр табагындагы эшләрне көйләп җибәрергә ярдәм итә, — ди Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов.
Техника, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шимбә киңәшмәсендә район башкарма комитеты белгече Муллахмәт Әскәров бу турыда тагын бер тапкыр искә төшерде.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International