Туристлар юлыннан

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Туристлар юлыннан
Арча районына килгән кеше безнең якның табигатен генә түгел, кунакчыл халкын да яратып китә. Ә кунаклар безгә күп килә. Киләчәктә аларның тагын да арту ихтималы зур. Чөнки Арчада агротуристлык маршрутын киң җәелдерергә исәплиләр.
Узган атнада әлеге маршрут белән танышырга республика матбугат чаралары журналистлары һәм республикада урнашкан туристлык агентлыклары вәкилләре килде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эльмира Хәстиева озатып йөрде.
Арча ягы татар халкының бай мирасын, борынгыдан килгән гореф–гадәтләрнең күбесен саклап яши. Биредә урнашкан музейларга керсәң, тарихның үзендә йөргәндәй буласың.Туристлык маршруты “Әлифба”, “Казан арты” тарих–этнография һәм Габдулла Тукай мемориаль музеен, Яңа Кырлай ял итү комплексын һәм болгар авылы яшәешенең кайбер мизгелләрен чагылдырган “Каенсар” агротуристлык комплексын үз эченә ала.
Киләчәктә туристлык маршруты буенча Арча районына килүчеләр иң элек дөньяда бердәнбер булган “Әлифба” музеена кереп, 57 телдә басылган 360тан артык Әлифба китабын күреп, һәр милләт кешесе үз телендә басылган дәреслек янәшәсендә фотосүрәткә дә төшә алачак. Менә ул дөньяның барлык халкын берләштерүче урын кайда!
Габдулла Тукай рухын саклап яшәүче музей да кунакларын ераклардан дәшеп кайтара. Габдулла Тукай мемориаль музеен карап йөргәндә без дә Тукай рухын саклап яшәүче җирне күрергә ерак араларны якын итеп кайткан кешеләр белән очраштык. Инера Сәфәргалиева–Потье француз милләтеннән булган ире белән Франциядән махсус Яңа Кырлай музеена, шагыйрьне дөньяга танытуда рухи азык биргән җирне күрергә кайткан! Ана телебезнең аһәңе аның белән аралашканда тагын да назлы яңгырады сыман. Чөнки Инера ханым саф татарча иркен аралашуы белән дә сокландырды.
“Казан арты” музеенда кунакларны халкыбызның үткән-нәрдә калган яшәеше һәм бүгенгесе каршы ала. Бирегә килүчеләр экспонатлар аша тарихыбызны күзаллый.
Сәяхәтнең башында Арча балы белән чәйләп алу кәефләрне күтәреп җибәрде. Алга таба үзебездә җитештерелгән башка ризыклар тәмен тату да насыйп булгач, биредә нинди тырыш халык яшәвен, чиста һава сулап, экологик яктан чиста ризыклар белән туклануын күрү күбесе шәһәр җиреннән булучыларны сок-ландырды да, кызыктырды да.
“Кырлай” күңел ачу–ял комплексында кунакларга үзләренең рецепты белән пешерелгән тәмле икмәкләрен һәм берсеннән–берсе татлы камыр ашларын, сөт ризыкларын тәкъдим иттеләр. Әмма иң мөһиме — биредә шәһәр шау–шуыннан арынып, барлык мәшәкатьләреңне читкә куеп урман һавасыннан рухи көч алырга, яңа савылган сөттән, каймактан, майдан авыз итәргә мөмкин. Өстәвенә, тынычлыкта изрәп, тын гына аккан авыл тормышын да күреп була. Елның һәр фасылында ял итәргә килүчеләрне каршыларга әзер комплекс. Кышын да, җәен дә хозурланып балык тотып була биредә. Җәен күлдә катамараннарда йөзәргә, табигать кочагында атта йөрергә (кыш та, җәй дә) мөмкин, актив ялны үз итүчеләргә кышын тимераякта шуу, чаңгыда йөрү, пейнтбол һәм бильярд уйнау мөмкинлеге тудырылган.
“Каенсар”да каршы алган табигать хозуры күпләргә җирсү хисен басып торырга да ярдәм итәдер. Чөнки монда җан ял итә. Өстәвенә, яшәргә тәкъдим ителә торган йортлар да шактый еллар еракта калган авыл тормышын хәтерләтә. Хәтта палаткаларда ял итү мөмкинлеге дә бар. Рәхим ит, рәхәтләнеп балык тот, волейбол уйна, күлдә су коен, землянка–мунчада җир җылысын тоеп юын, каен миллекләре белән чабын, экологик яктан чиста сөт, эремчек, каймак, йомырка, кош, куян, сыер итләре, яшелчә, җиләк–җимеш кебек биредә җитештерелгән ризыклар белән туклан. Хуҗасы Илдус Янышев шәһәрдә туып– үскәнгә, шәһәр кешеләренә рухи ял өчен нәрсә кирәклеген белә.
Әлеге башлангычның киләчәге өметле булып, районда туристлык бизнесы үз юлын тапмый калмас. Сәфәр кылучылар исеменнән фикерен белдергәндә Яшел Үзән районыннан килгән, үзе дә авыл туризмы белән шөгыльләнүче Ләлә Хаҗипова сәфәрнең оештырылышы, әзерлекләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Күңелеңә ял кирәк икән, әллә кайларга барып йөрисе дә юк. Үз йортыңның стеналары да дәва бирә, дип юкка гына әйтмиләр, үз җиреңдә табигать тә шифасын күбрәк бирә.
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International