ЯСМИНӘНЕ КОТКАРЫЙК !

2014 елның 25 июле, җомга
ЯСМИНӘНЕ КОТКАРЫЙК !
Быелның июль аенда ике яшьлек Ясминә Мөхәммәтҗановага көтелмәгән һәм рәхимсез диагноз куйдылар — яман шеш авыруы (нейробластома забрюшинного пространства).
Әти–әниләре очраклы рәвештә аның эчендә төер сизгәннәр, югыйсә, ярдәм итү мөмкинлеге аз булыр иде. Бүген вакыт Ясминәгә каршы эшли, чөнки шеш бик тиз үсә. Әмма өмет бар. Германия, Израиль клиникалары табиблары дәвалауны башларга әзер. Хәзерге вакытта бала Мәскәүдә тикшерү үтә. Алда Ясминәне авыр сынаулар— химиотерапия үткәрү, шешне бетерү буенча катлаулы операция, химиотерапиянең яңа курсы һәм, ихтимал, сөяк җелеген күчереп утырту буенча операция көтә. Дәвалау бәясе бик югары. Әти–әниләре фатир һәм машиналарын сатып, дуслары, туганнары ярдәм күрсәтеп тә тиешле сумма җыелмый, 6500000 сум акча җитми. Тамчыдан күл җыела, диләр. Ясминәгә көчтән килгәнчә ярдәм итәргә кирәк. Уртак тырышлык белән әле яши генә башлаган нәни кызчыкны коткарыйк. Ураза вакытларында бу изге эш зур савап булыр.
Акча күчерү өчен банк счеты:
лицевой счет 42301810900160000924
в ОАО “АИКБ “Татфондбанк”
к/с 30101810100000000815
БИК 049205815
ИНН 1653016914
Счет иясе Мөхәммәтҗанов Илнур Рафаилевич.
Банк карталарына да күчерергә була.
Сбербанк: 4276880009040084.
Татфондбанк: 4172257000140459.
Мобиль номеры: МТС —89871748889.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International