Шахмат бәйгесе

2014 елның 25 июле, җомга
Шахмат бәйгесе
20 июльдә Халыкара шахмат көне уңаеннан Укучылар сараенда районның күренекле шахматчысы Хәйдәр Сафин истәлегенә ирләр һәм хатын–кызлар арасында шахмат бәйгесе үткәрелде.
Турнирда район шахматчыларыннан тыш, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Саба районнарыннан һәм Мари Иленнән барысы 35 шахматчы катнашты. Уен алдыннан хезмәт ветераны Илдус Сәгъдиев Хәйдәр Сафин турында җылы сүзләр әйтте. Аның тормыш иптәше Сәвия Сабир кызы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйгедә ирләр швейцар системасы белән 9 тур, хатын–кызлар үзара уйнады. Һәр уенчыга 15әр минут вакыт бирелде. Уен бик киеренке, мавыктыргыч, зур оешканлык белән барды. Нәтиҗәдә, беренче урынны һәм кубокны Мари Иленнән Олег Иванов, икенче — Кукмарадан Айнур Җиһаншин, өченче урынны Арчадан Ленар Вахитов алды. Хатын–кызлардан беренче урынны Балтачтан Ландыш Гарифуллина, икенче — педагогика көллиятеннән Рамилә Шаһниева, өченче урынны Арчадан пенсионер Роза Әминова алды.
Шулай ук Арчадан Булат Галиев, Марсель Хәлилов һәм Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллинның әйбәт уйнауларын әйтергә кирәк. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Уенда катнашучының иң өлкәненә —83, иң яшенә 8 яшь иде.
Әмир ШӘЯХМӘТОВ,
уенның баш хөкемдары,
“Ладья” шахмат клубы җитәкчесе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International