Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Якташларыбыз — Татарстан Язучылар берлегендә
2014 елның 25 июле, җомга
Якташларыбыз — Татарстан Язучылар берлегендә
2014 — Мәдәният елы буларак истә калачак, быел шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең олы юбилее билгеләп үтелә. 1934 елның 25–29 июль көннәрендә Татарстан язучыларының беренче корылтае эшли. 80 ел эчендә Татарстан Язучылар берлеге илдә барган вакыйгаларның үзәгендә кайный. Бу еллар эчендә язучыларның дүрт буыны алышынган: утызынчы– кырыгынчы, илленче–алтмышынчы, җитмешенче–сиксәненче еллар һәм бүгенге заман язучылары. 80 ел эчендә Язучылар берлегенең илебез, халкыбыз тормышында үз урыны, җәмгыять үсешенә керткән үз өлеше бар.
— Язучы — җәмгыятьнең барометры, тормышта булган барлык әһәмиятле вакыйгалар, үзгәрешләр һәм яңалыклар һәрчак аның иҗатында чагылыш таба, әсәрләрдә тасвирланып, мәңгелек гәүдәләнеш ала. Әдәби әсәрләр аша кешенең үткәне мәңгеләштерелә, тарих битләрендә язылып кала. Язучы сүзе гаять көчле корал, рупор да. Ул һәрчак тормышның үзәгендә кайный. Халык һәрвакыт иң гадел, иң ки-рәкле сүзне язучылардан көтә, — ди Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан.
80 ел дәвамында җиде йөздән артык каләм иясе Язучылар берлегендә әгъза булып тора. Арча районында туып–үскән якташларыбыз, Татарстанның халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, язучы, тәнкыйтьче, тәрҗемәче Фәрваз Миңнуллин, язучы, драматург Диас Вәлиев, тарихи романнар авторы, драматург, журналист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү, язучы, әдәбият галиме, педагог, журналист Альберт Яхин, әдәбият галиме, педагог, язучы Хәй Хисмәтуллин, язучы, журналист Рафаил Төхфәтуллин, шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман, шагыйрь һәм прозаик Әнәс Галиев, балалар язучысы һәм мәгариф эшлеклесе Госман Бакиров, балалар язучысы, шагыйрә, укытучы Заһирә Гомәрова, шагыйрь, авыл хуҗалыгы белгече Ринат Рәхимов, язучы, прозаик, журналист Радик Фәизов, язучы–прозаик Гайсә Гатауллин, язучы, галим Тәбриз Мөбарәков, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Фәрит Бәшир, язучы–прозаик, укытучы Гөлчәчәк Галиева.
Югарыда әйтеп үтелгән якташларыбыз колачлы, масштаблы романнар, хикәя–повестьлар, шигырь–поэмалар иҗат итте, фәнни хезмәтләр язды. Аларның күбесе төрле телләргә тәрҗемә ителде. Ә иң мөһиме— алар язган әсәрләр бүген дә яратып укыла.
Татарстан Язучылар берлегендә бүген 330 язучы исәптә һәм ул даими рәвештә яшь көчләр белән тулыланып тора, әдәбиятка яңадан–яңа талантлар килә. Якташларыбыз балалар язучысы, шагыйрә Марзия Фәйзуллина, шагыйрь, педагог Галиәхмәт Шаһи, шагыйрь, журналист һәм публицист Рәфикъ Юныс, язучы һәм публицист Равил Вәлиев, шагыйрь, журналист, галим–педагог Хәнәфи Бәдигый, җырчы, шагыйрь Илсур Хөснетдинов, шагыйрь, галим–педагог Рифат Корбанов, язучы, журналист Вакыйф Нуриев, җырчы, шагыйрь Наил Касыймов, шагыйрә, галим, укытучы Сания Әхмәтҗанова, шагыйрә, галим–педагог Чулпан Зариф, язучы, галим–педагог Гүзәл Әдһәм һәм иң яшь язучыбыз, журналист, “Идел” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торалар һәм үзләренең иҗатлары белән даими шатландырып яшиләр.
Язучылар берлегенең һәрбер корылтаенда идарә составы һәм рәисе сайлана. Татарстан Язучылар берлеген төрле елларда безнең якташларыбыз, халык язучылары Гомәр Бәширов һәм Гариф Ахунов җитәкләде. Гомәр Бәширов 1954 елда булган өченче корылтайда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе итеп сайлана һәм 1958 елга кадәр шул җаваплы вазыйфаны башкара.
1963 елның мартында Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге рәсмиләштерелә һәм ул оешманың беренче җаваплы җитәкчесе итеп Гариф Ахунов билгеләнә. 1963–1968 елларда ул нефть төбәгендә яшәүче язучыларны иҗади коллективка туплау, яңа яшь әдәби көчләрне эзләп табу һәм тәрбияләп үстерү юнәлешендә мөһим эшләр башкара. Якташыбыз, язучы Рафаил Төхфәтуллин да Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге эшен активлаштыруга зур өлеш кертә.
1974 елның май аенда Татарстан әдипләренең сигезенче корылтаенда Гариф Ахуновны Язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлыйлар һәм ул 1984 елның маена кадәр эшли. Шул ук 1974–1984 елларда Гариф Ахунов СССР Югары Советына Татарстаннан депутат итеп сайлана.
Төрле елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә составына безнең якташларыбыз Сибгат Хәким, Фәрваз Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Вакыйф Нуриев сайланды һәм татар әдәбияты үсешенең төрле юнәлешләренә җаваплы булдылар. Вакыйф Нуриев 2007 елдан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшләде. Хәзерге вакытта Вакыйф Нуриев, Рөстәм Галиуллин Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы булып торалар.
Татарстанда 1958 елдан бирле әдәбият, сәнгать өлкәсендәге олы казанышлары өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелеп килә. Бу вакыт эчендә әлеге олы бүләккә барлыгы 60 язучы лаек булды. Шуларның дүртесе — Гариф Ахунов, Диас Вәлиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов безнең якташлар.
1951 елда “Намус” романы өчен Гомәр Бәширов әдәбият өлкәсендә СССРның Дәүләт премиясенә, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов һәм Рәфикъ Юныс Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреатлары, Радик Фәизов һәм Равил Вәлиев Татарстан Язучылар берлегенең елның иң яхшы проза әсәре өчен бирелә торган Фатих Хөсни исемендәге премия лауреатлары, Марзия Фәйзуллина һәм Вакыйф Нуриев Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен бирелә торган Абдулла Алиш исемендәге премия лауреатлары, Гәүһәр Хәсәнова (Мәһдиева) һәм Гөлчәчәк Галиева “Татнефть” берләшмәсе һәм Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатлары булдылар.
Каләм осталары укучылар белән даими очрашып, аралашып, әдәбият–сәнгать алдында торган бурычлар турында сөйләшеп, аңлашып яши.
Районыбызда яшь талантларны барлау, аларның иҗатларын үстерү юнәлешендә даими эш алып барыла. Укучылар сарае, Үзәк китапханә каршында әдәби түгәрәкләр эшли.
Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров карары белән әдәбиятта, музыка һәм рәсем сәнгатендә зур уңышларга ирешкән укучыларга, студентларга һәм яшьләргә Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гариф Ахунов исемендәге премия, шулай ук әдәбиятта, поэзиядә, драматургиядә, публицистикада, рәсем, музыка һәм театр сәнгатендәге уңышлары өчен гомуми белем мәктәпләре укучылары һәм педагогика көллияте студентларына ел саен бирелә торган Арча муниципаль районының әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге Габдулла Тукай исемендәге премиясе булдырылды һәм тапшырыла.
Шәфигулла ГАРИПОВ,
әдәбият һәм сәнгать музее директоры
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз