Урамыбыз ямьләнде

2014 елның 25 июле, җомга
Урамыбыз ямьләнде
Узган атнада берничә көн әнием янында торып килдем. Кайтсам, ни күрим, урамыбызга асфальт җәйгәннәр.
Машинадан төшкәч, тип–тигез, кырыйларын җеп белән сызган кебек, чем–кара асфальт өстендә озаклап басып тордым. Күршеләр дә капка төбенә чыккан.
Асфальт җәелгән урамнар арта бара, Арчабыз тагын да матурлана. Әнә, гөмбә кебек үсеп чыккан күпкатлы йортларның ишек төпләрен генә күрегез — ялт иткән. Әйләнәләре чәчәккә күмелгән.
Тип–тигез урамга коляскалы яшь әниләр кичләрен бәбиләрен йоклатырга чыга. Алай гына да түгел, кибеткә кирәк–яракка барганда да нәниләрен өйдә калдырасы юк, арба көпчәге шәп тәгәри.
Күрше хатыннары белән: “Әллә роликлар сатып алыйкмы, ярышлар уздырыр идек, бигрәк шома бит”,— дип көлештек. Кыскасы, балалар, күршеләр, бөтен урам халкы бик сөенештек. Урам матурлангач, йортларыбыз да ямьләнеп киткәндәй булды.
Халидә ФӘЙЗРАХМАНОВА,
Арча шәһәре,
Сафин урамы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International