Вакытында өлгертәсе бар

2014 елның 25 июле, җомга
Вакытында өлгертәсе бар
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан үткәрелгән халык социаль проектлары бәйгесенә нәтиҗә ясалды. 18 июльдә җиңүчеләр һәм лауреатларга грант алу өчен сертификатлар тапшырылды. Иң куанычлысы шул—безнең районнан “Казансу” халык пляжы һәм “Арча үзәк хастаханәсенең беренчел муниципальара кан тамырлары үзәге базасында психолог–логопед кабинетын төзү” проектлары лауреат исемен яулады һәм икесе дә 580шәр мең сумлык грантка лаек булды.
Район өчен икесе дә бик кирәкле һәм мөһим проектлар. Аеруча психолог–логопед кабинетын төзү. Чөнки инсульт кичерүчеләрнең күбесенең сөйләмнәре бозыла, ә ансыз тулы канлы тормыш белән яшәп булмый.
—Яңа технологияләр кулланганда сөйләм 27–30 процентка тизрәк торгызыла. Ә моның өчен заманча җиһазландырылган кабинет, тәҗрибәле һәм үз эшен яхшы белүче логопед, махсус программа кирәк,—ди район үзәк хастаханәсе табиб–логопеды Татьяна Җамалиева.
Программаларны ул үзе төзи, соңгы өч елда алар мәгълүмати–коммуникатив технология кулланып эшләү буенча республикакүләм бәйгеләрдә беренче урыннарга лаек булган.
—Мондый кабинетлар булдыру һәркемнең көченнән килми, аның өчен шактый акча кирәк. Республикада 17 кан тамырлары үзәге бар. Соңгысы әле күптән түгел генә ачылды. Шулар арасында без беренчеләрдән булып кабинет төзиячәкбез. Проектны уңышлы яклап чыктык, грант оттык. Әмма алда тагын да зуррак эш көтә. Бәйге шартлары буенча кабинетны 1 октябрьгә ясап чыгарга кирәк,—ди логопед.
—Моңа кадәр сез нинди шартларда эшләдегез?
—Авырулар белән палаталарда шөгыльләндем. Логопед, массажист, дәвалау физкультурасын алып баручы, психолог бер кабинетта утыра идек. Мондый шартларда эшләү бик кыен. Психолог–логопед кабинеты булдырылгач, мин интерактив такта белән эшләргә планлаштырам. Бу сөйләмне генә түгел, күрү, ишетү функцияләрен торгызу өчен дә уңай булачак. Программаларым да SMART такта өчен.
—Грант акчасы гына җитәчәкме?
—Бәйге шарты буенча 60 процентын хөкүмәт бирә, калганы муниципаль бюджеттан бирелергә тиеш. Әлеге кабинетның мө-һимлеген һәркем яхшы аңлый.
Авырулар бу турыда ни уйлый? Теләчедән Рәүф Мортазин инсульт белән 10 июльдә хастаханәгә эләккән. Йөзгә, күзгә, авызга, телгә генә түгел, сөйләмгә дә зыян килгән. “Логопед көн саен кереп күнегүләр ясатты, шөгыльләнде. Телгә кадәр массаж ясарга өйрәтте. Күрәсез, алга китеш зур. Яңа, заманча җиһазлар белән тагын да яхшырак булачак. Авырулар турында кайгыртып башкарылган эш бу”,—ди Рәүф һәм табибларга бик рәхмәтле. Әлеге палатада дәваланучы Мирҗәмнән Әнәс Гарифуллин да шундый ук фикердә. “Телем сакау иде. Логопед тырышлыгы белән сөйләшә башладым. Инсульт кичерүчеләрнең күбесе тел югалта. Шуңа бик кирәкле чара бу”,—ди ул.
Проектларның икенчесе—Көтек авылы янындагы буада пляж зонасы булдыру. Һәркем белә, бездә коену өчен махсус җиһазландырылган гына түгел, гомумән, су коену урыны юк. Биредә хәзер пляжга каралган территория, су төбе чистартылачак, тирә–юне тәртипкә китереләчәк, су төбенә ком җәю, коену урыннарын калкавычлар белән әйләндереп алу, пляжны кояштан качу өчен зонтиклар, биобәдрәфләр, чишенү–киенү урыннары, волейбол мәйданчыгы, чүп–чар савытлары, батучыларны коткару пунктлары һәм башкалар белән җиһазландыру да планлаштырыла.
—Ике инвестор ярдәмгә киләчәк. Алар да бу эш белән кызыксынды һәм инициатив төркемгә керде. Өстәмә чыгымны да алар үз өстенә ала. Киләчәктә пляжны карап та торачаклар. 1 октябрьгә кадәр ял итү, коену өчен барлык шартлары булган экологик почмак файдалануга тапшырылырга тиеш,—ди “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Наилә Сәмиева.
Бу яңалык турында берничә кешенең фикере белән дә кызыксындык.
—Җиһазландырылган пляж була?—дип кабатлап сорады Резеда Зиннәтова.—Шәп бит бу! Хәтта күңел ышанмый.
—Күптән кирәк иде. Шәһәребез нинди матур, ә пляж юк. Моның өчен бу эшне башлап йөрүчеләргә рәхмәт әйтергә кирәк. Ниһаять, үзебезнең су коену урыны була,—дип кушылды Гөлшат Габдрахманова.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International