Әти генә кайтмады

2014 елның 25 июле, җомга
Әти генә кайтмады
Сугыш чоры балалары, дибез. Бала кайсы чорда да бер булырга тиеш, югыйсә. Шундый ук самими, беркатлы. Юк шул, сугыш дигән сүз үзе үк аларны аера да куя. Якты Көннән Рауза Мөхәммәтгалиева оныкларының бер хәсрәтсез, рәхәттә яшәүләренә сөенеп туя алмый. “Аллага шөкер, тормышыбыз бик яхшы. Балаларым, оныкларым, оныкчыкларыма сугыш афәтен кичерергә язмасын”,––дип шөкрана кыла.
Рауза апага сугыш башланганда 10 яшь кенә була. Әтисе ,колхоз рәисе Габдрахман Әхмәдиевне 1941 елның августында ук фронтка алалар. Аннан соң җитәкче урыннарда эшләүче-ләрне бронь белән калдыра башлыйлар, тик аның күрәчәге шулай булгандыр инде.
––Әнигә алты бала калдык, соңгысын (хәзер Әминә сеңлем белән икебез генә исән) әти киткәч тапты. Иң олысына 12 яшь. Әнием Бәдиголҗамал колхозда атлар карады, төннәрен кечкенә баланы күтәреп келәттә каравылда торды. Без өйдә әби белән калабыз. Сыерыбыз бар иде. Ул үзе зур бер терәк булды. Сөт эчәбез дә, көч кереп киткәндәй була һәм урманга печәнгә китәбез. Кечкенәдән йокы күрмәдек, эшләп үстек. Әни үзе генә барлык авырлыкны ничек күтәрә алсын. Гаилә туйдыру гына түгел, хөкүмәткә дә күпме әйбер җыялар иде. Әле дә хәтерлим, безгә 200–250 литр сөт, 100 йомырка тапшырырга туры килде. Бу мин хәтерләгәне генә әле. Дөрес, гаилә ишле булгач, заемнардан азат иттеләр. Аннан хуҗалыгыбыз нык иде. Хезмәт көненә ризыклата түләп барылды,––дип искә төшерә ул елларны Рауза апа.
Әтисенә фронтка киткән җирдән кире туган авылына, гаиләсе янына кайту насыйп булмый. Соңгы хаты 1941 елның декабрендә килә. Андагы: “Днепр буенда окопта ятабыз. Дошман башын кисәргә. Днепр суы алсу төстә. Саллар бик күп ага”,––дигән юлларны әле дә онытмый тыл ветераны. “Саллар дигәне үлгән кешеләр, суның алсулыгы каннан булгандыр, күрәсең,––дип өстәп тә куйды.––Шул суларда әтиемнең гәүдәсе дә аккандыр инде. Кайларга барып җиткәндер, белмим”. Бик озак көтәләр балалар әтиләрен. Иң кечкенәсе Әминә аны бер тапкыр да күрми.
Рауза апа өлкәннәр белән беррәттән колхоз эшенә йөри. Укыган булып саналса да, кая инде ул. Октябрь аена кадәр бәрәңге алалар, яз җиттеме, тагын эш башлана, ә җәен басудан кайтып та кереп булмый.
––Кояш чыгып күтәрелүгә басуга китә идек. Бераз соңга калсаң, колхоз рәисеннән шелтә эләгә,––ди Рауза апа.–– Син ныграк, дип мине өлкәннәр белән урман кисәргә дә җибәрде. Күлтәс, Мөрәле, Яңасала урманнарында булдым . Ә сугыш тәмамлануы турында укытучыбыз Рәүф абыйдан ишеттек. Имтихан бирергә барышыбыз иде. Каршыга чыкты да: “Беркая да бармагыз. Сугыш беткән!”––дип, сөенче алды. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Сугыш беткән бит! Әтиләребез кайта! Тик менә безнең әти генә мәңгегә яу кырында калды.
Күзләренә килгән яшьләрен яулык очы белән сөртеп алды да, бераз дәшмичә торганнан соң, кабат тормышын барларга тотынды тыл ветераны.
Гомере буе колхозда эшли ул. Фермада сарыклар, таналар карый. Колхоз сөтен дә, хуҗалыктан җыеп та Арчага илтә. Аннан кырчылыкта эшләп лаеклы ялга чыга. Гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерә. Дүртесе бүгенге көндә исән–сау. Рауза апа кадерле әни, әби булып төпчек улы Фәнис гаиләсе белән яши. Килене Лилия белән дә бик тату , янындагы оныклары Энҗе белән Алмаз да әбиләрен кадерләп кенә тота. Баланың баласы балдан татлы, диләр. Барлык сигез оныгын, җиде оныкчыгын да бик ярата Рауза апа. Килененә дә көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. 84 яшендә булса да, күзләр күреп, колак ишеткәндә, аяклар йөреп торганда олы кешенең йөрәге тик утыруга түзәмени. Аз булса да ярдәм күрсәтә алуларына сөенеп яши шул өлкәннәр.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International