Дүрт сарык очып килгән

2014 елның 25 июле, җомга
Дүрт сарык очып килгән
Күптән булган вакыйга бу, әмма һаман истән чыкмый. Халык контроле комитеты рәисе Фәргать Мостафин (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, әйбәт кеше иде) белән Сеҗе ягына җыелышка барабыз. Балык күле турысыннан узганда машина пыяласына ниндидер бөҗәкләр бәрелә башлады.
— Чебеннәрме соң болар? — дип аптырашты юлдашым.
— Умарта күче бу, туктап кына алыйк әле, — дим.
Һавада сирәк кенә калган бал кортлары юл буендагы кыска гына, әмма куе өрәңгеләр өстендә оча. Якын ук киләм, зур гына күч сарган, тыныч кына утыралар. Сәгатькә карыйм — ун тулып килә, көндезге бергә кадәр китмә-сәләр, икенче көнгә кадәр кузгалмый инде болар. Кич барып карыйсы булыр.
Әти күч турындагы хәбәргә бик шатланды, китмәгән булсалар ярый инде, дип шиген дә белдерде. Ул елларда шәхси машиналар бө-тенләй юк, хәтта бишекле мотоцикллы кеше дә юк иде бугай. Колхозда шофер булып эшләүче авылдашыбыз каршы килмәде, киттек кичкырын төшеп. Күч урынында! Әти җайлап кына җыйды, тубал тулды, сыймаган кортлар тышкы ягына ябышты.
Умартачылык — сихри дөнья ул. Күч аеру үзе бер могҗиза. Гаилә берзаман ишәя, ишәя дә, эш, урын җитми башлагач, бүленеп башка чыга. Күч китеп барса, бигрәк жәл. Иң тырыш, көнне, төнне белми эшли торган кортлар китә анда. Бер таныш умартачының әтисе: “Бер сарык китте”, — дип әйтә торган булган.
Субаш Аты авылында яшәүче Илсур Әхмәтҗанов быелгы вакыйганы “кәмит хәл” дип атый.
Умартачылар күчләрне тоту өчен аулагычлар куя. Кечерәк умарта оясын хәтерләтә ул, җиңел материалдан ясала, берничә генә рам куела. “Быел фәлән хәтле күч тоттым”, — дип мактанып йөрүчеләре дә бар. Ә болай бер умартачы да серен ачып бетерми.
— Беркөн аулагычларны (инде сезон бетте дип) машинага төяп алып кайттым, — дип сөйләде Илсур. — Алар машинада калган иде, икенче көнне малай белән кыз карап торганда күч килеп кергән бер аулагычка. Машинаны ул көнне кузгатмаска булдым.
Икенче көнне, ни хикмәт, төшкә кадәр тагын бер, төштән соң тагын бер күч килеп кер-мәсенме!
Өч көнгә дүрт күч килеп керә машинадагы аулагычларга. “Кич машина ишекләрен бикләп, иртән ачып куям”, — ди Илсур. Тагын кермәс-ләрме дип, кабина түбәсенә дә куйган бер аулагычны.
Чыннан да, кәмит, матур бер әкият.
Илсурның әтисе Нә-фыйкъ абый урманчы булган, умарталар тоткан. Ул вафат булгач, хатыны Тәскирә апа караган. Билгеле инде, умартачылар баласы Илсур да читтә калмаган. Хәзер аңа улы Илгизәр, кызы Рәйханә булыша.
—Кыз корттан бөтен-ләй курыкмый, тик аңа өйдә эш күп, — ди Илсур.
Ильяс
ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International