Букча тулы сөенеч

2014 елның 25 июле, җомга
Букча тулы сөенеч
“Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясе кысаларында 23 июль көнне 83 бала уку әсбаплары тутырылган яңа букчалы булды. Бәйрәмнән кадерле бүләк белән бергә алар Яңа Кенәр лицее, Арчаның 1нче, Иске Кырлай, Наласа, Түбән Аты, Лесхоз мәктәпләрендәге чараларда катнашып, мәктәп рухын тоеп, андагы тормышны да күреп китте.
Арчаның 1нче мәктәбендәге чарада букчалар 1нче, 3нче мәктәпләре һәм 5нче гимназиянең беренче сыйныфларына керәчәк 37 балага тапшырылды. Балаларга шатлыклы мизгелләр бүләк иткән өчен әти–әниләр исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерүче Любовь Белова 65 ел элек үзе шушы мәктәпкә беренче сыйныфка кергән булган, бүген оныгын алып килгән.
Илебезнең киләчәге булган әлеге укучылар, тормышта кем генә булса да, тәүге тапкыр белем иленә аяк басканда үзләренә бирелгән бу бүләкләрне күңелләрендә гомергә саклар. Кешеләрнең изге адымы аларга киләчәктә үз–үзләренә ышанган, төпле, ярдәмчел булып үсү өчен бер этәргеч булыр.
Розалия САФИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International