Хөкем карары көченә керде

2014 елның 25 июле, җомга
Хөкем карары көченә керде
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 222нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять эшләгән Яңа Кенәрдә яшәүче Фәнис Шакирҗановка карата Арча район суды чыгарган хөкем карары законлы көченә керде.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Шакирҗанов 2014 елның март башында бер бинаны сүткәндә 16 калибрлы ау мылтыгын үзгәртеп ясаган—көпшәсе киселгән, атарга яраклы корал таба. Ул бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итеп тормый, шул көнне үк алып кайтып сарайга яшерә. 28 яшьлек ир әлеге мылтыкның ату коралы булуын һәм аны йөрткән, саклаган өчен җинаять җаваплылыгы каралганын аңлый.
Әлеге корал турында хәбәр килүгә, полиция хез-мәткәрләре Шакирҗанов хуҗалыгына тентү ясый.
Суд Ф.Шакирҗановны ату коралын законсыз алу, йөртү һәм саклауда гаепле дип тапты һәм 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итте.
Гамәлдәге законнар нигезендә, әгәр кеше РФ Җинаять кодексының 222нче маддәсендә күрсәтелгән әйберләрне ирекле рәвештә тапшырса, ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.
Хөкем ителүче әлеге хокуктан файдаланмаган.
Радик ХӘБИБУЛЛИН,
район прокуроры урынбасары, юстиция советнигы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International