Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тәртибе үзгәрде
2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Тәртибе үзгәрде
2014 елның 1 гыйнварыннан пенсия җыелмаларын туплау өлешендә мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүчене (дәүләтнеке булмаган пенсия фонды һәм идарәче компания) сайлау тәртибе үзгәрде. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу өчен без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.
—Үзгәреш нәрсәдә? Иң беренче шуңа ачыклык кертеп китик әле.
—Мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүче булып я Россия Федерациясе Пенсия фонды, я дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (сез кайсын сайлап аласыз) тора. Әгәр сез үз пенсия җыелмаларыгыз белән идарә итү өчен шәхси идарәче компанияне сайлыйсыз икән, мәҗбүри пенсия иминияте буенча иминиятләүчегез булып барыбер Россия Федерациясе Пенсия фонды кала. Башка елларда иминиятләнүче гаризаны турыдан–туры дәүләтнеке булмаган пенсия фондына бирә, ә алар аны безгә тапшыра, һәм без, үз чиратыбызда, җыелмаларны автомат рәвештә дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерә идек. 2014 елдан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына, яки дәүләтнеке булмаган бер пенсия фондыннан икенчесенә, я кире Россия Пенсия фондына күчү өчен, шулай ук киләчәктә пенсия җыелмаларын туплап барудан баш тарткан очракта гаризаны Арча Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәтенә бирергә кирәк. Килә алмаган очракта, почта аша хат итеп җибәрергә була. Безгә килеп гариза язмый торып, хәзер дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки башка идарәче компаниягә күчеп булмаячак. Сез үзегезнең дәүләтнеке булмаган кайсы пенсия фонды яки идарәче компания сайлавыгыз турында да әйтергә тиеш буласыз.
—Дәүләтнеке булмаган идарәче компаниядә булганнарга нишләргә?
—Алар шул килеш кала. Быел дәүләтнеке булмаган һәр идарәче компания аккредитация уза. Эреләре кала, ваклары бетерелә. Сез сайлаган дәүләтнеке булмаган идарәче компания аккредитация узганмы, юкмы икәнен Интернет аша сайттан белергә була. Һәрберсенең үз сайты бар. Һәрберсе аккредитацияне төрле вакытта уза. Сайтка керә алмыйсыз икән, Пенсия фондына килеп, клиент хезмәтеннән белергә мөмкин.
—Сайланган дәүләтнеке булмаган пенсия фонды яки идарәче компания аккредитация узмаган очракта тупланган акчалар юкка чыкмыймы?
—Юк, ул кабат дәүләт компаниясенә кайта. Эшне өр–яңадан башларга, ягъни дәүләтнеке булмаган икенче пенсия фонды яки идарәче компанияне сайларга туры килә. Моны 2015 елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк. Тагын да тулырак мәгълүмат белән Россия Пенсия фонды сайтыннан pfr.rt.ru танышырга мөмкин.
—1967нче елгылар һәм яшьрәкләр 2014 һәм 2015 елларда җыелма пенсияне тупларгамы, юкмы икәнлеген сайларга тиешләр. Бу сайлау ни өчен кирәк?
—Әгәр 1967 елгылар һәм яшьрәкләрнең пенсияләре җыелма өлеше дәүләт Пенсия фондында була икән, ул тулысынча иминият өлешенә күчә һәм пенсия күләмен арттыра. Ә дәүләтнеке булмаган пенсия фондында булса, 6 проценты җыелма өлешендә кала. Монда сайларга була: 2 процентын пенсиянең җыелма өлешендә калдырып, калганын иминият өлешенә җи-бәрергәме, я 6 процентын да җыелма өлештә калдырып, пенсиягә чыкканда шуны бер тапкыр алыргамы? Пенсиянең җыелма өлешендә 2014 елга кадәр тупланган акчалар югалмый. Яңача тупланма өлешне исәпкә алу 2016 елдан башлана. Аңарчы кайсын сайлавыгызны күрсәтеп, Пенсия фондына гариза язарга кирәк.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз