Студентлар форумы узды

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Студентлар форумы узды
16 июльдән 20сенә кадәр Биләрдә палаткалы лагерь буларак Студентларның беренче белем форумы узды. Анда безнең районнан Социаль белем бирү академиясеннән Алсу Гарипова һәм Арча педагогика көллиятеннән Энҗе Нигъмәтуллина катнашты.
Студент тормышының бар өлкәсен үз эченә алган файдалы һәм төрле юнәлештәге белем бирүгә, истә калырлык күңел ачу чараларына корылган, сәләтен үстерү юнәлешендә узган форумнан һәр катнашучы белем, бай тәҗрибә туплап, якты хис–кичерешләр һәм уңышларга ирешү өчен көч һәм сертификат алып кайтты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International