Хуҗасы нинди — басуы шундый

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Хуҗасы нинди — басуы шундыйһ
Узган шимбәдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 ел уңышын җыйнап алу өчен барлык ресурсларны тупларга кушты. “Без һәр килограмм ашлыкны җыйнап алырга тиеш”, — диде ул.
ТР Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек ми- нистры Марат Әхмәтов бу көнгә узган ел бөртекле-ләрнең 15 проценты суктырылып алынуын әйтте, быел —5 процент кына. Әлегә уртача уңыш 23,7 центнер. Көзге бодайныкы — 24,6 центнер. Быел көзге культуралар мәйданы 700 мең гектарга (40 процент) җиткереләчәк.
—Быел— аеры урып–җыю елы, — диде министр. Ургычлар белән проблема килеп чыкты. Дымлылык югары, әмма урып–җыюны сентябрьгә калдыру күбрәк югалтуларга китерәчәк.
Теләсә кайсы культурадан соң, ашлама кертмичә чәчү уңышны бермә–бер киметә.
Киңәшмәне дәвам итеп, муниципаль район башлыгы Алмас Назиров басуларның бик чиста булмавын искәртте, басу кырыйларын алдан урып чыгарга. Бу әле бик аз хуҗалыкларда гына эшләнгән.
— Хуҗасы нинди — басуы шундый, —диде район башлыгы. — Кайбер басуларда нинди культура икәнлеген дә аеруы кыен.
“Татарстан”, “Северный”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Арча”, “Курса МТСы”, “Игенче” хуҗалыклары арыш уралар. “Татарстан” ширкәте арышны турыдан–туры урып–җыюга кереште.
29 июльгә хуҗалыкларда бер шартлы терлеккә 19,6 центнер азык берәмлеге әзерләнде, “Кырлай”да — 32, “Ак барс” агрокомплексы”нда — 30,3, “Курса МТСы”нда 25,9 центнер.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International