Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Әни, менә сиңа килен...нәр!!!
2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Әни, менә сиңа килен...нәр!!!
Иске Ашыт халык театры быел яз Илгиз Зәйниевнең “Әни, менә сиңа килен...нәр!!!” комедиясен сәхнәләштереп, авылдашларына берничә тапкыр күрсәткәннән соң, аны күрше–тирә авыл халкы да күрү бәхетенә иреште.
Заманында, 1948 елдан драмтүгәрәк җитәкчесе булып эшли башлаган Саяра Фәтхетдинова, соңрак аның улы Фердинант Фәтхи җитәкләгән чорда, театрның даны еракларга таралып, 1987 елда халык театры дәрәҗәсе алуга ирешкән иде. Соңгы елларда коллективның үзгәрүе яки башка сәбәпләр беләнме, ул дан арткы планга күчте сыман. Ләкин бу спектакль әлеге данны кайтаруга адым булды. Спектакльне сәхнәгә режиссер Илшат Заһидуллин белән бергә Фердинант Фәтхи куйган. Баш режиссер Фердинант абый заманында яратып эшләгән хезмәтен, тормыш тәҗрибәсен дә кулланып, тагын да канатланып башкара. ”Үзе Казанда чакта телефоннан да киңәшләре белән ярдәм итеп тора”, –ди артистлар.
Тамашачыны көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр иткән спектакльнең эчтәлеге нидән гыйбарәт соң?
40ны узып бер дә өйләнмәгән Зиннур (Мәннаф Йосыпов) беркөн шабашкага киткән җиреннән хатын — Җәмиләне (Миләүшә Фәттахова) ияртеп кайта. Улы хатынлы, әнисе киленле булуына сөенеп яшәп ятканда, көннәрдән беркөнне үзен егетнең шабашкада чакта өйләнгән хатыны дип таныштырып, Румия (Гадения Фәйзрахманова) кайтып төшә. Шулай итеп йортта ике хатынлы тормыш башлана. Тыныч кына аккан тормыш әкренләп тынычлыгын җуя. Тавыштан туеп Зиннур беркөн күршесе 82 яшьлек Чыңгыз бабай янына кунарга кереп китә. Ә икенче күршесе егетнең тынычлыгы беткәнен күреп, өтәләнеп яшәүче Әкълимә (Гөлсинә Халикова) аны жәлләп үзенә дәшә. Һәм икенче көнне ул да үзен Зиннурның хатыны дип таныштырып, өйгә килеп керә. Кайнана Миңсылу (Зөлфия Фәтхуллина) өч киленле булу “шатлыгыннан” аңын җуеп егыла. Бәхетне еракларда эзләп йөргән егетнең бәхете күршедә генә яшәгән икән лә... Спектакль ахырында Зиннур Әкълимә белән бергә кала. Спектакльдә үзенчәлекле бер персонаж бар — мәңге айнымас сәрхүш Рәхимҗан. Әлеге рольне башкаручы Илшат Заһидуллин 1997 елдан мәдәният йортында режиссер булып эшли. Артистлар һәммәсе төрле һөнәр иясе: Мәннаф Йосыпов —Иске Кенәрдә, Миләүшә Фәттахова Иске Ашытта китапханәчеләр, Галимулла Шәрәфиев бар күңеле белән сәнгатькә бирелгән сәхнә ветераны, Гөлсинә Халикова Мәдәният йорты директоры, Зөлфия Фәтхуллина 40 ел Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, алар инде спектакль куеп чыныккан, ә фельдшер Гадения Фәйзрахманова сәхнәгә тәүге тапкыр аяк басса да, тамашачы мәхәб-бәтен яулауга иреште.
Спектакль узды. Киләчәктә Иске ашытлыларны “Идел–йорт” фестивале сәхнә-ләрендә дә күрербез әле, алар моңа бик өметләнә. Коллективның яңа сулыш белән иҗат итә башлавы, иҗат офыкларының киңлеге яхшы фал. Шул дәрт–дәрман аларны яңа спектакльләр сәхнәләштерүгә, уңышларга этәрер.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар язгы ташламалар белән газета-журналларга языла алалар
6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия Почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да. Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, Россия Почтасының сайтында һәм мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда файдаланырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә займны рәсмиләштерү нибары берничә минут алачак.
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз