Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Изге гамәлләр ае
2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Изге гамәлләр ае
27 июльдә барлык мөселманнар өчен изге ай —Рамазан ае тәмамланды. 28 июльдә барлык мәчетләрдә бәйрәм намазлары укылды. Арча шәһәрендә, авылларда быел гает намазларында кеше аеруча күп иде.
Районыбыз мөселманнарын муниципаль район башлыгы Алмас Назиров Ураза бәй-рәме белән котлады. “Бу—берләшү, чын кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме. Бик күпләр Аллаһ ризалыгын өмет итеп 30 көн дәвамында таңнан алып кичкә кадәр хәләл ризыктан, судан тыелып торды. Бу мохтаҗларның, ятим-нәрнең, ачлык, юклык белән яшәүчеләрнең халәтләрен аңларга мөмкинлек бирде. Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Бу айда без барча уй–ниятләребезне бер–беребезгә рәхим–шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Шунысы куанычлы: дин тотучыларыбыз рухи–әхлакый нигезләргә һәрвакыт тугрылыклы, алар ислам дине традиция-ләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә. Дин кар-дәшләребез алга таба да игелек–мәрхәмәт таратып, халкыбызның рухи байлыгын арттырыр, дип ышанабыз”.
Рамазан— мәрхә-мәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә торган ай. Бу айда мәр-хәмәтле эшләрдә бер-ләшү мисаллары безнең районда да бихисап.
Соңгы елларда хуҗалык, җирлек башлыгы, мәктәп директоры һәм авыл имамының бер–берсен аңлашып, киңәшеп эшләүләре гадәти күренешкә әйләнеп бара.
Киңәшле эш таркалмас, диләр. Дин кешеләрне һәрвакыт яхшылыкка гына өндәгән. Шушы урында бер вакыйганы искә төшерәсе килә. Дингә каршы бик көчле көрәш барган елларда булгангамы, һич онытылмый ул.
“Курса” колхозында рәис булып эшләгән Равил Хәкимов (халык бик ярата иде аны) Үзбәкстандагы туганнарыннан кунактан кайткач, ул еллар өчен бик гаҗәп булып тоелган хәл турында сөйләгән иде. Үзбәкстан — ул вакытта СССР составындагы союздаш республика. Безнең рәиснең андагы туганы шулай ук колхоз рәисе икән. “Иртән бар кеше белән мәчеттә намаз укый, намаз беткәч, колхоз эшенә нәрәт бирә”. Чыннан да, моннан кемгә нинди зыян соң? Динле, иманлы кеше колхоз эшендә дә әйбәт эшләячәк, иң мөһиме — урламаячак.
Рамазан бәйрәме алдыннан Күпербаш авылында күңелләрне җилкендергән вакыйга булып алды. Шәһәр Советы составына кергәч, бу авылда, гомумән, шатланырлык хәлләр булып тора. Юллары яхшырды, күперләр яңарды, кыш көне йокыдан торганчы юллары чистартылган була. Авыл халкының да күңеле үсеп китте. Рәүф Сөнгатов тырышлыгы белән мәчетле булдылар. Менә шушы мәчеттә җыйналып, зират коймасын яңарту турында да киңәшләштеләр. Анда Арча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев та катнашты. Шушы авылда туып–үскән эшмәкәрләр Илнур Газизов, Алимас Әмиров төп чыгымнарны үз өсләренә алдылар. Илнур Газизов бөтен металлны бирде, авыл кешеләре дә үз өлешләрен кертте. Рамазан аенда яңа койма тотылып бетте, капкалар куелды.
Алимас Әмиров ифтар ашы үткәреп, авылдашларын табын артына җыйды, зират коймасын тотуга зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Менә шундый изге гамәлләр белән истә кала торган ай ул Рамазан ае.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз