Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Балалар белән тормыш ямьле
2014 елның 1 августы, җомга
Балалар белән тормыш ямьле
Без килгәндә Әхмәдуллиннар гаиләләре белән ишегалды, урам тирәсендә мәш килеп эшләп йөри иде. Берсе буйый, икенчесе чистарта, өченчесе тавыш ишетеп, баздан башын калкытты.
—Сиринә кызыбыз кияүгә чыгарга әзерләнә. Кеше алдында уңайсызланырлык булмасын, барысын да тәртипкә китерик, дидек. Йорт–җирләребез матур булу үзебезгә дә күңелле. Менә ярдәмгә Арчадан минем әти дә килде,—ди Зөлфия Әхмәдуллина
Вакыт ничек тиз уза. Моннан берничә ел элек Якты Көнгә мәктәп ачу тантанасына килгәндә Радик белән Зөлфия йорт салу мәшәкатьләре белән йөрсә, хәзер кызларын кияүгә бирергә әзерләнә. Ул чактагы берсеннән–берсе кечкенә биш бала үсеп буйга да җиткән. Дөрес әйтәләр, кеше баласы тиз үсә кебек. Кечкенә Ибраһим да быел дүртенче сыйныфка Арчаның 5нче гимназиясенә барырга җые-на.
—Мин Арча станциясеннән. Әти–әнием шунда яши. Алар сау–сәламәт булганда баланы ким–хур итмиләр. Аннан, Арча мәктәбендә укып, русчага да өйрәнер. Имтиханнар да таулар артында түгел, хәзер килеп җитә,—ди Зөлфия.
Әйе, әти–әни барында үзеңне таш стена артында итеп тоясың. Әнә, йөрәге түзмәгән, әтисе ярдәмгә килеп җиткән. Баланың баласы балдан татлы, диләр. Яраткан оныгын кияүгә биргәндә ничек йөрәк түзеп ятсын.
Таныштырып өйлән-дергән гаиләләрне нык була, диләр. Дөрес икән. Зөлфия белән Радикны да бергә эшләгән апалары таныштыра.
—Көз танышсак, кыш өйләнешеп тә куйдык,—ди Зөлфия.—1991нче ел иде ул. Аллага шөкер, 23 ел тату, матур яшибез. Бергә–бергә җиң сызганып эшләп йорт җиткезеп чыктык. Биш бала үсте-рәбез. Берсенең дә йөзгә кызыллык китергәне юк.
—Ничек бүгенге мәшә-катьле заманда курыкмыйча биш бала табарга булдыгыз?—дип сорыйм каршымда оялчан гына елмаеп торган, үзе дә яшь кызлар кебек нәфис гәүдәле, яшь чырайлы Зөлфиядән.
—Без Радик белән икебез дә балалар яратабыз. Йорт балалар тавышыннан шау–гөр килеп торганда үзе үк күңелле,—дип җавап бирде ул.—Дөрес, төрле чаклар булды. Авырлыгы да, шатлыклары да, дигәндәй. Кысылырга да туры килде. “Йорт салмасак, тәмле итеп ашар, Ибраһим булмаса, рәхәтләнеп уйнар идек”,—дигәнен хәтерлим әле Сиринә кызымның. Хәзер шул төпчегебез Ибраһим өчен барыбыз да нишләргә белми торабыз. Һәр бала якты дөньяга үз бәхете белән килә. Авырлыкларны күреп, ничек акча тапканны белеп үссеннәр. Киләчәккә үзләре өчен кирәк.
Әйе, ничек итсә итә, тырыша, тырмаша яши Әхмәдуллиннар гаиләсе. Терлеген асрый, хәтта өч сыер тота. Көтү чыкмый башлагач кына мөгезле эре терлек санын киметәләр. Ә кош–корт тоту авыл җирендә гадәти әйбер кебек. Радик Арчага йөреп эшли. Үз машиналары бар. Өе барның көе бар, диләр. Йорт салып чыкканга карап вак–төяк мәшәкате дә күп кала. Кулы эш белә Радикның. Ярдәмгә исә бөтен гаилә килә.
—Без бөтен хезмәтне барыбыз бергә башкарырга күнеккән. Балаларга хезмәтне белеп үсәргә бик яхшы ул. Эшләгәннәре безнең өчен булса, өйрәнгәннәре үзләре өчен,—ди Зөлфия Әхмәдуллина.
Балалар дигәч, кызларга күз төшерәм. Бар да буй җиткән, берсеннән–берсе чибәр, сөйкемле. 21 яшьлек Ләйсән Казан химия–технология институтында белем ала, быел бишенче курска бара. Икенче кызлары Сиринә Арча педагогика көллиятендә укый, гаилә корырга җыена. Айсылу Арчаның икенче мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаган, Сиринә апасы юлыннан китеп, педагогика көллиятенә укырга керергә тели. Ралинә бишенче сыйныфта. Әтисеннән кала гаиләдә бердәнбер ир–егет Ибраһим да быел дүртенче сыйныфта укыячак.
—Шулар белән тормышыбыз ямьле,—ди Зөлфия.—Исән–имин генә булсыннар. Балаларыбыз безнең алтынга тиң, бәһасез байлыгыбыз.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз