Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Һәрнәрсә үз урынында кирәк
2014 елның 1 августы, җомга
Һәрнәрсә үз урынында кирәк
Татарстан районнарында күп функцияле мәдәният үзәкләре төзелә. Безнең районда да берничә урында күп функцияле мәдәният үзәкләре калкып чыкты. Хәзер шуларга китапханәләрне дә кертү турында сүз алып барыла. Максаты—урыннарда китапханәләрне социаль–мәдәни һәм мәгълүмати үзәк буларак үстерү. Әлеге проектны “Бердәм Россия” сәяси партиясе эшләсә, шуның нигезендә хөкүмәт махсус программа булдырды. Безнең районда әлеге программа буенча эшнең ничек баруы һәм, гомумән, район китапханәләренең торышы турында кызыксынып, без Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Фазыловага мөрәҗәгать иттек.
—Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы республикабызда иң зурлардан санала. Ул 57 китапханәне (үзәк китапханә, балалар китапханәсе, 55 филиал) берләштерә. Коллективта 78 кеше эшли. Үзәк китапханә хезмәткәрләре филиаллардан тыш, 14 мәктәп һәм 4 махсус урта белем бирү учреждениеләрендәге китапханәләргә дә методик ярдәм күрсәтә. Шәһәребездә һәм авылларда барлыгы 38047 китап укучы бар, алар өчен 530000 данә китап фонды тупланган. Уртача бер укучыга 13 китап туры килә.
Китап фонды даими рәвештә яңартылып һәм тулыланып тора. Китаплар Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан да бирелә, район бюджеты хисабына да алына. Шулай ук 121мең 500 сум күләмендә Федераль субсидия дә бирелде. Узган ел гына 2960104 сумлык (13994 данә) китап алынды. Газета–журналларга язылу да вакытында башкарыла. Узган ел вакытлы матбугатка язылу өчен Мәдәният министрлыгы тарафыннан 360372, район бюджетыннан 476867 сум акча бирелде. Һәр филиал уртача 14 исемдә газета–журнал алдыра.
—Яңа төзелгән күп функцияле мәдәният үзәкләренә китапханәләр кергәнме?
—Һәр авылда да китапханә була алмый. Бер авылдагы китапханә берничә авылга хезмәт күрсәтергә мөмкин. Шул җирлектәге төп китапханәдән 3 километр ераклыктагы авылларда китап бирү пунктлары эшли. Ягъни, китапханәче айга бер яки ике тапкыр шул авылга билгеле бер урынга барып, китап укучылар белән очраша, китаплар бирә. Аларның үз планнары, режимнары бар. Сикертәнгә, мәсәлән, Гөберчәк китапханәсе мөдире Гөлфирә Зарипова бара. Ул өлкәннәрнең өйләрендә дә, Сикертән мәктәбендә дә була. Сикертәндәге күп функцияле мәдәният үзәге тулы көченә эшли башлагач, китап сөючеләрнең очрашу урыны да шунда булыр дип уйлыйбыз. Кышкар китапханәсе мөдире Гөлнара Ибраһимова да Симетбашка китап укучылары янына йөри. Биредәге күп функцияле мәдәният үзәгендә китап бирү пункты бар. Арча станциясен-дәге күп функцияле мәдәният үзәге андый пунктка мохтаҗ түгел, чөнки шуннан ерак түгел генә элеккеге “Колос” мәдәният йорты бинасында беренче номерлы шәһәр китапха-нәсе бар. Любовь Капралова иҗади якын килеп эшли, үзәккә барып төрле күргәзмәләр оештыра. Питомник китапханәсенең эшен дә ул алып бара.
—Дәүләт тарафыннан “2009–2014 елларга һәм 2020 елга кадәрге Татарстан Республикасында китапханә үсеше” дигән озак сроклы максатчан программа кабул ителгән иде. Аның төп максаты нидә һәм программа нигезендә нинди эшләр башкарыла?
—Бу программа берничә максатны күз алдында тота. Халыкның китапханә хезмәтенә ихтыяҗын ка-нәгатьләндерү, моның өчен тиз арада мәгълүмати–коммуникацион технологияләр кертү, китапханә фондларының сыйфатын күтәрү, матди–техник базасын яңарту һәм башкалар. Шушы уңайдан 30 авыл китапханәсенә яңа өстәлләр, урындыклар, махсус китап шкафлары, күргәзмәлек-ләр алынды. Арча үзәк китапханәсе тулысынча яңартылды. Барлык китапханәләргә дә (Кышкарда гына юк, анысы да безнең гаеп белән түгел һәм быел хәл ителәчәк) компьютерлар урнаштырылды, Интернетка тоташтырылды, сканер, ксерокс, принтер алынды. Бу укучыларның күпкырлы сорауларын тагын да тулырак канәгать-ләндерергә мөмкинлек бирә. Һәр китапханәнең үз электрон почтасы бар. Интернетка тоташкан барлык китапханәләргә Link программасы куелган. Бу программа китапханәчеләргә районда гына түгел, республиканың башка районнарындагы хезмәттәшләр белән аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә.
Бүгенге көндә Үзәк китапханәнең 4 бүлегендә АБИС (автоматлаштырылган китапханә–мәгълүмат системасы) Руслан программасы куелган. Хәзер китапханәчеләр Милли китапханәнең автоматлаштыру бүлеге белгечләре белән тыгыз элемтәдә тора, китап эшкәртү, газета–журналларга язылу, электрон каталог төзү буенча автомат режимда эшли.
Руслан программасы буенча 2013 елдан һәр кайткан китапка штрих–код куела. Якын киләчәктә китап укучыларга китаплар электрон формулярда биреләчәк, шул китапларның исәбен алу да электрон формада булачак.
Үзәк китапханәдә 2003 елдан электрон каталог алып барыла. Ул 2003 елдан кайткан китапларны үз эченә ала. Бу бик күп вакыт һәм зур төгәллек таләп итә торган хезмәт. Алда әле тагын да җаваплырак эш көтә. Без барлык китап фондын да (530 мең данә) кәгазь каталогтан электрон каталогка әйләндереп бетерергә тиеш.
2012 елдан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы үзенең веб–сайтын булдырды һәм аны даими яңартып тора. Сайт 8 бүлектән тора һәм аннан бик күп кызыклы мәгълүматлар алырга була.
Авыл китапханәләре эше белән танышып барырга теләүчеләр булса, безгә генә килсен. Стенага куелган плазмалы панель аша һәр китапханәнең презентациясе белән танышырга була. Шулай ук видеокүргәзмәләр дә оештырыла.
—Китапханәдә дә, өйдә дә Интернет. Китап укучылар саны кимүгә китермиме ул?
—Һәрнәрсә үз урынында кирәк. Китапханә функциясе бу урында үз көчендә калды. Беләсезме, берара кеше Интернет белән бик нык мавыгып алды да, хәзер яңадан китапка тартыла башлады. Әти–әниләр балаларын, укытучылар сыйныфлары белән укучыларын безгә алып килә. Сыйныфтан тыш әсәрләр укуны таләп итү дә зур роль уйный. Китапханә хезмәткәрләре берсеннән–берсе кызыклы, мавыктыргыч чаралар үткәрә. Бик уңышлы эшләп киткән “Яшәү яме” клубы көннән–көн күбрәк өлкәннәрне китапханәгә тарта.
—Мәдәният елы уңаеннан китапханә нинди чараларга аеруча басым ясый?
—Чаралар китап һәм китапханәләр тарихына, әдәбият, сәнгать өлкәсендәге атаклы шәхесләрнең иҗатына багышлана. “Россия мәдәнияте җәүһәрләре”, “Мәдәни кыйммәтләр—асыл байлыгыбыз”, “Милләтемнең көзгесе син, мәдәният” дип исемләнгән китап күргәз-мәләре, тематик кичәләр, электрон презентацияләр барлык китапханәләрдә дә даими үткәрелә. Кызыклы очрашуларга да игътибар бирелә. Үзәк китапханәдә якташларыбыз Хәлил Гайнетдинов, Ким Шакиров, Яңа Кишеттә Зифа Кадыйрова, Урта Пошалымда Рафис Корбан, Сөрдедә Зиннур Тимергалиев, Яңа Кенәрдә Рөстәм Төхвәтуллин, Резеда Сәйфуллина һәм башкалар китап укучылар белән аралашты. Моннан тыш, төрле бәйгеләр, викториналар, кичәләр дә бик еш оештырыла.
Ел башыннан китапханәчеләр арасында һөнәри осталыкка бәйге игълан ителгән иде. Ул алардан зур җаваплылык, төрле яңа алымнар таләп итә.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз