Машина йөртүче кызлар һәм ханымнарны яңа сынаулар көтә!

2014 елның 1 августы, җомга
Машина йөртүче кызлар һәм ханымнарны яңа сынаулар көтә! 11 августта ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе “Автоледи–2014” район бәйгесе үткәрә. Ул ЮХИДИ территориясендә иртәнге сәгать 9да башлана (адресы: Арча шәһәре, Астроном урамы, 15а; телефоны: 3-33-39). Ярышта Арча районында яшәүче, “В” категорияле машина йөртү таныклыгы, шәхси автотранспорты булган һәр хатын-кыз катнаша ала. Моның өчен үзегез белән паспорт һәм күчермәсен, машина йөртү таныклыгын, транспорт чарасына документ, ИНН күчермәсен, ОСАГО полисын, техник тикшерү карточкасын алып килергә кирәк. Кызлар һәм ханымнар! Осталыгыгызны тикшереп карау мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International