Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Бердәм коллектив
2014 елның 6 августы, чәршәмбе
Бердәм коллектив
Яңа Кенәр мәдәният йортының җитәкчесе дә, хезмәткәрләр дә—бар да урам якта буяу эшләре белән мәшгуль.
—Узган ел бинаның эчен тәртипкә китергән идек, быел тышкы ягын матурларга булдык. Барысын да үз көчебез белән тапкан акчага башкарабыз, — диде директоры Наҗия Әхмәтҗанова.—Менә ун елдан артык инде 1 августта мәдәният йорты каршында Кенәр кичләре үткәрәбез. Шуңа да әзерлек булыр. Бөтен ялга кайткан авылдашлар, сыйныфташлар, дусларны очраштырган бик матур җырлы–биюле, уенлы бәйрәм була ул.
Шуңа өстәп Наҗия Әхмәтҗанова белән сәнгать җитәкчесе Сиринә Әхмәтханова һәр бәйрәмне концерт-лар, кичәләр белән билгеләп үтүләре, авыл халкының яратып каравы, үзләренең дә актив катнашулары турында сөйләделәр.
—Без күбрәк тематик кичәләр оештыруга басым ясыйбыз,—ди мәдәният йорты җитәкчесе.—Балаларны, яшьләрне, өлкән-нәрне дә сәхнәгә тартырга тырышабыз. Яшьләр белән, мәсәлән, Гашыйклар көне уңаеннан үткәрелгән кичә бик кызыклы чыкты. Балалар белән Галимҗан Гыйльманов пьесасы буенча спектакль куйдык. Тамашачыларга, аеруча әти–әниләргә балаларның чыгышы бик ошады.
20 еллык сәхнә стажы булган үзешчән җырчы Алмаз Фәйзрахманов белән 14 ел дәвамында сәхнәдән төшмәгән җырчы Марат Сәлаховның иҗат кичәсен дә кенәрлеләр җылы кабул иткән. Хәзер Татарстанның атказанган мәдәният хез-мәткәре, үзешчән композитор, курайда уйнау остасы Салих Хисмәтуллинның 100 еллыгын билгеләп үтүне, анда кызы Рәшидәне дә чакыруны планлаштыралар. Шулай ук Яңа Кенәр җирлегенә кергән авыллар мәдәният йортлары һәм клублары җитәкчеләрен бәйгедә сынау да көн кадагында тора.
—Һәр чараны китапханә, Яңа Кенәр лицее, иҗат йорты, интернат–мәктәп укучылар һәм укытучылар коллективлары белән берлектә оештырабыз. Аларга без бик рәхмәтле. Шулай ук район, авыл җирлеге, безнең җирлектәге оешмалар җитәкчеләре дә һәрдаим ярдәм итәргә әзер тора. Халык белән бербөтен булып эшлибез. Бездә сәнгатькә гашыйк кешеләр бик күп. Кайчан һәм кемгә барма, бервакытта да каршы килмиләр, кичәләрдә бик теләп катнашалар,—ди директор.
Яңа Кенәр мәдәният йортының “Яшьлек иле” дигән өлкәннәр, “Тамчы” биюче балалар, “Их, шома басабыз” биюче яшьләр коллективлары, “Кенәри” балалар фольклор, “Яран гөл” балалар драма, “Умырзая” җыр түгәрәкләре уңышлы гына эшләп килә.
Сәхнә ветераннары белән дә горурлана кенәрлеләр. Җырчылар Саймә Нигъмәтҗанова, Равилә Хөсәенова, Алсу Терентьева, Венера Хәбибуллина, баянчылар Нәкыйп Галимҗанов, Әхәт Сәфәргалиев, нәфис сүз остасы Дилбәр Хәкимова, олы яшьтә булуга карамастан, сәхнәдән төшмиләр. Җырчы Мәхмүт Хәйруллин ТНВ каналында барган “Җырлыйк әле” тапшыруында чыгыш ясаган, җырчы Фәния Хәлитова “Балкыш”та җиңү яулаган, Рәмзия Вәлиуллина сценарийлары, эшлекле киңәш-ләре, нәфис сүз остасы, юмористик хикәяләр авторы Габделбәр Сабиров бүгенге көн темасын яктырткан скетчлары белән ярдәм итә.
—Яшьләр дә бик сәләтле,—ди Наҗия ханым.— Биючеләр Раил Зәйнуллин, Айнур Зәйнуллин, Дамир Хәбибуллин, җырчы Алсу Шакирова концерт, кичә саен сәхнәдә. Коллектив бик бердәм безнең. Хезмәт-кәрләребез үзләре дә сәхнәдән төшми.
Наҗия Әхмәтҗанова үзе җырлый да, бии дә, скетчларда да катнаша, алып баручы да. Дүрт яшеннән сәхнәдә “Чабата” биюен башкара. Сәнгать җитәкчесе Сиринә Әхмәтханова да өч яшеннән сәхнәдә җырлый. Методист Роза Ермакова үзе дә оста биюче, бию түгәрәкләрен, фитнес–клубны да алып бара, кыш җиттеме, шугалакта фигуралы шуарга өйрәтә. Техничкалар Гөлчәчәк Карпова белән Алсу Әсхәдуллина да чын сәнгать кешеләренә әверелгән. Гөлчәчәк дуэтта җырлый, бии, скетчларда катнаша, Алсу оператор, алып баручы, биюче. Мондый сән-гатькә гашыйк коллектив, ярдәм итәргә әзер торучы халык, сәхнәне үз иткән үзешчәннәр һәм теләк барында таулар күчерергә дә була.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Татарстан «Земство почтальоны»Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иң күп гаризалар килгән төбәкләрнең берсе булды
«Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү мөмкин кадәр күбрәк теләүчеләр катнашсын өчен озайтылды. Конкурс 2 мартта старт алды һәм дүрт атна эчендә Татарстаннан 100 дән артык кеше гариза бирде. Бүгенге көндә республика конкурста катнашучылар саны буенча Россия төбәкләренең беренче өчлегенә керә. Гаризалар 9 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23: 59 сәгатьтә кабул ителә. » Земство почтальоны – 2026 « конкурсын оештыручылар — Россия Федерациясе цифрлар министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәр берлеге ярдәмендә» Бердәм Россия « нең» Россия авылы " федераль партия проекты. Конкурс берничә этапта уза. Гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң төбәк эксперт комиссияләре финалистларны сайлап алачак, алар 26 майда Мәскәүдә кара-каршы финалда катнашачак.
Су басу халыкка рекомендацияләр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз; • беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкасын, гадәттә куллана торган даруларны әзерләгез; • кыйммәтле әйберләрне һәм әйберләрне өске катларга (чормаларга) күчерегез, ишегалдына беркетү эшләрен башкарырга тырышыгыз (тәрәзәләргә, ишекләргә такта ябыштырыгыз, утын, төзелеш материалларын беркетегез һ.б.).б.); • автоном яктылык чыганагы (электр фонаре, керосин лампасы)белән запасланыгыз; • йорт хайваннары булганда, аларны калку урыннарга урнаштыру мөмкинлеген билгеләгез яисә терлекләрне кирәкле азык запасы булган куркынычсыз урынга оешкан төстә куып чыгару өчен төркемнәр оештырыгыз; • кинәт су басу вакытында эвакуацияләү тәртибе һәм ысуллары турындагы мәгълүматны өйрәнегез; • үзегез һәм гаилә әгъзалары өчен мөмкин булган гамәлләр вариантларын эшләгез.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 9 апрель
2026 елның 9 апрелендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил 15-20 м/с (Казанда 18 м/с кадәр) көтелә, яшенле яңгыр явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
7
апрель, 2026 ел
Ташу. Халыкка тәкъдимнәр
Сезонлы су басулар һәм торак пунктларны, юлларны, биналарны һәм корылмаларны су басу сулыкларда су күтәрелү нәтиҗәсендә матди яктан шактый зыян китерә. КИСӘТҮ ЧАРАЛАРЫ * су басу өйдән башлана – кюветларны, кичү урыннарындагы суүткәргеч торбаларны чистартыгыз, суны өйдән һәм корылмалардан читкә алып китү чараларын күрегез; баз һәм подвалларда өй әйберләрен, җиһазларны, документларны, электр приборларын, азык-төлек продуктларын һәм яшелчә запасларын саклау турында Зарарлы кайгыртыгыз; • шәхси документларны, кыйммәтле әйберләрне, акчаларны әзерләгез, аларны су үткәрми торган пакетларга төрегез һәм бер урынга салыгыз;
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз