Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча — татар дөньясының чишмә башы
2014 елның 6 августы, чәршәмбе
Арча — татар дөньясының чишмә башы
Арча үзәк стадионында Шәһәр көне билгеләп үтелде. Казаннан VIнчы Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары да кайтты.
Очрашуда Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров катнашты.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев:
— Арчаның борынгы һәм бай тарихы булса да, ул яшь шәһәр, — дип сөйләде.
Арча турында озак сөйләп булыр иде. Ике кечкенә баласы һәм ире белән бәйрәмгә килгән Гөлназ Вафина:
— Аллага шөкер, тормышлар бик рәхәт, сугышлар гына була күрмәсен, — ди.
— Татарстанның иң мәдәни үзәгенә алып килделәр безне, — дип сөйли форум делегаты Эльвира Гыйльфанова. — Уфада татар мәктәбе җитәкчесе булып эшлим. Форум делегаты буларак кына түгел, хәтта Арчага ике тапкыр махсус сәяхәт кылдым. Яңа Кырлайга бөек Тукаебыз музеена бардым, Гөберчәктә яраткан язучым М.Мәһдиев музее белән таныштым. Арча педагогика көллиятендә булдым, Әлифба музеен карадым. Арча кебек башка төбәк юк.
Бөтендөнья яшьләр форумына Россиянең 60 төбәгеннән, 30га якын чит илләрдән җыелганнар. Канададан килгән Әмир Җиһаншин белән сөйләшәбез.
— Тамырларыбыз Татарстанның Чирмешән районына барып тоташа, — ди ул.
Әңгәмәдәшем татар телендәге сорауларымны яхшы аңлый һәм бер русча сүз кыстырмыйча җавап бирә. Гаиләдә татар телендә сөйләшәләр икән.
Мәскәү өлкәсе Королев шәһәреннән Артур Нигъмәтуллин:
— 2009 елны, чираттагы ялны алып, махсус Казанга килдем, — дип сөйли. — Татар теле укытучысы ярдәме белән татар телен тирәнтенрәк өйрәндем. Кичләрен Г.Камал театрында спектакльләр карадым. Яңа дуслар таптым. Интернетта татар телендә аралашу өчен эш почтасы булдырдым.
— Мин Кытайда туып–үскән татар, — дип сөйли Рифкать Фәхретдинов. —Безнең әби белән бабай Татарстаннан 1830нчы елларда Урта Азия аша Кытайга килеп урнашкан. Бабай Россиядә йон белән сәүдә иткән. Татар телендә фәкать өйдә генә сөйләшәбез. Бергәләп Сабантуй, Нәүрүз, Гает бәйрәмнәрен үткәрәбез. Кытайда 5 меңнән артык татар яши. Казан мәдәни, сәнгать университетын тәмамладым. Татарстан белән Кытай арасында бизнес мөнәсәбәтләре белән шөгыльләнәм. Арча бик матур шәһәр һәм монда кунакчыл халык яши. Минемчә, Татарстанда төп проблема булып татар теленең урыслаша баруы тора. Рәсми җыелышларда түрәләр ник татарча сөйләми? Безнең гаиләдә Тукай теле саклана. Татарстанда татар теленә рус сүзе күп кергән. Форумда без, татарлар, бергә җыелып, тел, дин, мәдәният өлкәсендәге, милли хәрәкәттәге проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, татар телен саклау һәм үстерү, халкыбызның йолаларын, гореф–га-дәтләрен торгызу юнәлешендә эшлибез.
Форум делегатлары арчалылар белән бергәләп чүлмәк ватты, аркан тартышты, капчык киеп йөгерде, чаңгы “шуды”, сулы чиләк–көянтәләр белән йөгерде, гер күтәрде, көрәште, җырлады, биеде...Татар яшьләре бик активлар иде. Казан дәүләт филармония артистлары, форумда катнашучылар һәм район үзешчәннәре концерт куйды.
— Тарихи очрашу бу, — дип сөйләде Бөтендөнья татар кон-грессы башкарма комитеты җи-тәкчесе Ринат Закиров. — Татар дөньясының чишмә башы булган Арчага рухи байлык тупларга килдек. Милли гореф–гадәтләрнең нинди икәнен күреп китәбез.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
14
май, 2026 ел
Төзекләндерү объектлары өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз. Тавыш бирүдә барлыгы 3 объект катнаша. Тавыш бирү өчен: - http://zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша авторизация узарга кирәк; - «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; - тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә - аларны «Мәрхәмәтле Татарстан»дип язылган махсус киемнәреннән танып була. Бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирергә мөмкин. Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Хөрмәтле райондашлар! Тукай марафонына рәхим итегез!
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу һәм районыбызда игълан ителгән Тукай елы уңаеннан, сезне күңелле чарага – «Тукай марафонына» чакырабыз! Без Арчадан шагыйрь яшәгән Яңа Кырлай авылына кадәр йөгереп барачакбыз. Чара көне: 15 май Җыелу урыны: Совет мәйданы Старт: 10:30 сәгатьтә Совет мәйданыннан кузгалабыз. Чара башланыр алдыннан, 10:00 сәгатьтә шунда ук, Совет мәйданында социаль челтәрләрдә узган «Без Тукайны укыйбыз. Арча» шигырь уку марафонына нәтиҗәләр ясалачак. Бу чарада җиңүчеләрне бүләкләп, аларның уңышларын билгеләп үтәрбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз