Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Эш күп булачак
2014 елның 8 августы, җомга
Эш күп булачак
Шәһәребез көннән–көн яңарыш кичерә, үсә, яшәрә. Бу үзгәрешләр һәркемнең күз алдында. Быел юллар игътибар үзәгендә булды.
Халык мөрәҗәгате буенча кайбер-ләренә асфальт салынды, икенчеләренә вак таш түшәлде. Юллары каралмаган урамнарда яшәүчеләр дә шуны көтә. Шәһәрдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр аз түгел. Монда халыкның да ярдәме, киңәше белән булса да катнашуы кирәк. Менә шуларны күздә тотып, җәмәгатьчелекне идарә органнарына якынайту максатында территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре (ТҖҮ) оеша башлады.
—Арчада алар бишәү, шәһәрнең көнчыгыш, көнбатыш, үзәк, көньяк, питомник өлешләрендә булачак,—диде Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев җәмәгатьчелек үзидарәсен оештыру җыелышында.—Территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре республиканың кайбер районнарында бар инде. Тик алар да эшне яңа башлап җибәрде. ТҖҮләр нәрсә белән шөгыльләнәчәк соң? Алар халык белән дәүләт арасында арадашчы ролен үтәчәк. Һәр ТҖҮгә халык арасында абруйлы җаваплы кеше сайланып куела. Әлеге җаваплы кеше халыкның моң–зарын, гозерен, мөрәҗәгатен тыңлап, җитәкчеләргә җиткерә, үз территориясендәге оешмалар белән аралаша һ.б.
Җыелышта Үзәк җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе итеп 40 ел гомерен белем бирүгә багышлаган, җитәкче урыннарда эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Илшат Гатин тәкъдим ителде.
—Татарстан Республикасы Президенты шундый инициатива белән чыгып, җитәкчеләр тарафыннан кабул итеп алынган икән, димәк, әлеге программа нигезендә алып барылган эш шәһәребез тормышын яхшыртуга уңай йогынты ясаячак. Ә без, укытучылар, һәр яңалыкның башында булырга тиеш,—ди Арчаның беренче мәктәбе директоры Эльмира Сафина.
ТҖҮнең беренче җыелышында ук халыкны күп еллардан бирле борчып килгән сораулар яңгырады.
—Арчада яңа зират булдыру өчен 16 гектар җир бүлеп бирелгән, ул үлчәнеп, казыклар да кагылган. Аны койма белән әйләндереп алырга иде,—диде Арча үзәк мәчете имам–хатыйбы Илгизәр Касыймов.—Мәчет янындагы ясый башлаган паркны да ахырына җиткерергә кирәк. Ул халык өчен менә дигән ял урыны булачак.
—Чыннан да, Илгизәр хәзрәт бик мөһим мәсьәләләр күтәрде. Парк—безнең җитешсезлек. Без ул эшне хәзердән үк башлаячакбыз. Зиратка килгәндә, быел Арча станциясе зиратын төзекләндерү эшен төгәлләргә кирәк,—диде Рафил Исмәгыйлев.
Шулай ук урамнарга асфальт түшәлү мәсьәләсе дә күтәрелде, маршрут автобусын көнбатыш өлеше аша җибәрергә кирәклеге хакында да сүз булды.
—Быелга Арча урамнарына асфальт салу, вак таш түшәү тәмамланды. Ул алдагы 3–4 ел эчендә төгәлләнер, дип уйлыйбыз. Көнбатыш өлеше аша автобус йөртү мәсьәләсе буенча да сөйләшү алып барырбыз,—дип җавап бирде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе.
ТҖҮнең беренче җыелышы менә шулай активлык белән үтте. Халык битараф түгел, аны шәһәрдәге бик күп проблемалар борчый. Димәк, территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре җитәкчеләренә эш күп булачак.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 10 июне
2026 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшен, кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
8
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 8 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 9 июне
2026 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда - төнлә) көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
2
июнь, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 2 июньдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 июне
2026 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - төнлә һәм көндез яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-17 м/с (Казанда 2 июнь кичендә яшен һәм җил 15 м / с ка кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз